Төркиянең Анталья шәһәрендә IV «Йөрек» халыкара төрки халыклар фестивале узды.
Өч көн дәвамында дөньяның төрле почмакларыннан, 24 илдән җыелган вәкилләр башта Антальянең тарихи үзәк урамында тантаналы парадта катнаштылар. Аннары алар шәһәр читендәге нарат агачлары үскән яшел аланга тупланып, һәр диаспора үз чатырын милли бизәкләр: милли киемнәр, яулык-сөлгеләр, җиһазлар белән бизәделәр. Кунакларны үз куллары белән әзерләгән милли ризыклар белән сыйлап, халкының җыр-моңнарын яңгыратып, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен тәкъдим иттеләр.
Алдагы еллардагы кебек, быел да Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Антальядә милли мирасны саклауга һәм танытуга зур өлеш кертүче «Татарстан мәдәният җәмгыяте» мәйданчыгына, шулай ук Төркиядә яшәүче милләттәшләребез һәм кунаклар хозурына Татарстан делегациясе составында иң югары дәрәҗәдәге этник музыкантлар һәм биючеләрне юллады.
«Риваять» төрки-татар төркеме солистлары, җырчы Базарбай Бикчәнтәев һәм баянчы-виртуоз Илнур Ганиев өч көн дәвамында чатыр янында үз музыкаль программалары белән тамашачыларны таң калдырдылар. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе һәм Татарстан мәдәният җәмгыятенең «Илһам» төрки-татар сәнгать төркеме фестивальнең төп мәйданында 30 минутлык үз программасын да тәкъдим иттеләр.
Чыганак: emet73.ru