tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркия татарлары: Ураза гаетеннән – Сабантуйга
Төркия татарлары: Ураза гаетеннән – Сабантуйга

Төркия татарлары: Ураза гаетеннән – Сабантуйга

Төркиядә татарлар Ураза гаетенең өч көнен дә аерым бер җылылык, сөенеч-шатлык һәм үзара дустанә тату  мөгаләмәдә үткәрәләр. Һәркемне гаҗәп бер туганлык, кардәшлек хисе, бер ай дәвамында ураза тотуга куану, булганга шөкер итү тойгылары биләп ала.

Бүгенге көндә Төркиянең татар авылларында әби-бабалары гореф-гадәтләрен саклап яшиләр. Бәйрәмнең беренче көннәрендә бер-берсенә кунакка йөрешәләр, моны алар “бәйрәмләшү” дип атыйлар. Шулай ук бу көннәрдә кемгә генә керсәң дә, өстәлгә милли ризыкларыбызны пешереп куйган булыр. Тагын бер матур гадәт – бәйрәм дәвамында балалар үзләре генә өйдән-өйгә кереп йөриләр, өлкәннәр исә аларга алдан әзерләп куйган бүләкләрен, тәм-томнарын өләшә.

Быел без дә гаетнең беренче көнен татар авылы Корыһөектә уздырдык. Ерак-ераклардан авылга бәйрәмгә кайтучылар күп иде. Гает намазында бабалары салып калдырган мәчет ир-егетләр белән тулды. Хатын-кызлар исә аларны тәм-томнар,  камыр ашлары тулып торган өстәлләр белән каршы алды. Суфрага, ягьни табынга утырганчы үзара бәйрәмләшү – “Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!” дип котлашу китте. Аннары инде бергәләп сөйләшә-сөйләшә чәй эчелде.

Бераздан исә авылдагы күрше-тирә, дус-иш, кардәшләр керә башлады. Гаилә- гаилә булып киләләр: ире, хатыны, балалары, оныклары… Кайсылары авылда яки читтән кайта алган, шулар барсы бергәләп йөриләр,  бәйрәм белән котлап, чәй эчеп китәләр.

Хуҗалар башта үзләре котлашырга чыгып китми тора, килүчеләрне көтәләр. Әлбәттә, безнең кебек кунакка кайтканнар башкаларга йөри торалар инде. Без дә көн дәвамында бик күпләрдә чәкчәк, бәлеш, кош теле кебек тәмле милли ризыкларыбыз белән сыйланып чәй эчәргә өлгердек, рәхмәт яусын! Авыл урамы буйлап йөргәндә яңа салынган һәм төзелеп килүче өйләрне күрдек, димәк, 1893 тә нигез салынган авылның киләчәге бар.  Бирегә җәй көннәрендә яшәргә кайтучылар бигрәк тә арта.

Гадәттә, берече көннәр менә шулай туганнарның, кардәшләрнең бер-берсенә кунакка йөрешүе белән уза. Әмма шуны әйтим, бу бәйрәмләшү шул кадәр тәртип белән бара, һичкем хуҗаларны ялыктырырлык итеп озак утырмый, артык ризык исраф итү һич юк. Сөйләшкәннәре бәйрәм белән котлау, хәл белешү тирәсендә бөтерелә. Яшьрәкләр авыл яңалыкларын бүлешсә, кайда эшләүләре, укулары турында сөйләшсә, өлкәнрәкләр җыелганда сүз элекеләргә барып тоташа. Авыл тарихы, хатирәләр яңара. Олы апалар, абыйлар бераз көрсенеп, бераз яшь заманнарын сагынып: “Кемне сөйләсәк тә юк инде”, – дип, куялар. Яннарында утырган балалары, оныклары белсен дигәндәй, нәсел җепләрен, әбиләренең, бабайларының эш-гамәлләрен барлыйлар. Авыл кешеләре чыгарган шигырьләрне әйтәләр, хикәятләрне сөйлиләр…

Шәһәрдәге татарлар  өчен исә, бәйрәмнең өченче көне – җыелырга бер форсат.  Мәсәлән, 6 июньдә, Ураза бәйрәменең өченче көнендә,  Истамбулда “Идел –Урал төрекләре җәмгыяте” бәйрәмләшү чарасын җәмгыять башлыгы Гөлтан Ураллының өендә уздырды. Бер төркем милләттәшләребез: бүгенге көндә Истамбулда яшәүче татарлар, җәмгыять әгъзалары бәйрәм уңаеннан җыелды. Алар арасында Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, ярдәмчесе Альберт Ялышев, Казанга килгән кунаклар бар иде.  Бу очрашу чит илләрдә яшәп тә татарлыкны, милли мәдәниятебезне яратуга бер мисал булып тора.

Бу көнне Искешәһәр татарлары  да Татар культур өенә җыелды. Биредә Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте Ураза гаете уңаеннан бәйрәмләшү чарасын уздырды. Бәйрәмләшүгә Искешәһәргә килгән Истанбул, Мулла, Ялова, Кутаһия шәһәрләрендә яшәүче татарлар өстәлде.

Алар татар һәм төрек ризыклары белән сыйландылар, татар җырларын башкардылар. Әби-бабаларын искә алдылар, электән Ураза бәйрәмнәрен ничек уздырулары хакында сөйләштеләр. Искешәһәрдә яшәүче татарларының чыгышы – Корыһөек, Гөрсү, Әфәнде Күпере, Ике Пынар авылларына барып тоташа.

Төркия татарлары көтеп алган киләсе бәйрәм – Сабан туе. Елдан-ел бу бәйрәмебез саны Төркиядә арта бара.

Милли бәйрәм Истанбулда 16 июньдә уздырыла. Быел ул 29 нчы мәртәбә оештырыла. Үткәрү урыны үткән елгы кебек: Сарыер районы, Бакчакөй бистәсе, Куббе бакчасы.

23 июньдә Төркиядә берьюлы өч Сабан туе бәйрәме узачак. Искешәһәр Сабан туе 28 нче мәртәбә үткәрелә. Үткәрү урыны: Чифтәләр районы, Корыһөек бистәсе. Анталья шәһәрендә “Пальмалар астында Сабантуй” дип аталганы 14.00 дә башлана. Үткәрү урыны: Мәскәү халыкара мәктәбе стадионы.

Антальядагы икенче сабан туе кич уздырыла. Үткәрү урыны: Коняалты районы, Лемон парк хаус бакчасы. Быел бу урында сабан туе икенче мәртәбә оештырыла.

Айзирәк Гәрәева-Акчура

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*