Төркиядә себер татарлары теле белән бәйле фәнни китап дөнья күрде. Ул «Себер татар теле» дип атала. Аның авторы –Төркиянең Фырат университеты галиме, професср Әрҗан Алкая.
Галим хезмәтендә башлыча себер татар теленең төрле сөйләмнәрен анализлаган. Аларның фонетикасын, сүз ясалышын, исем, фигыль, кушымчалар һәм килешләрен борынгы төрки һәм кыпчак телләре төркеме белән чагыштырып тикшергән.
Әрҗан Алкая китапта себер татар теленең төрки телләр арасында тоткан урынын, себер сүзенең килеп чыгышы, себер татарлары тарихы, себер татарлары яши торган төбәкләр, аларның мәдәнияте, фольклоры, халык авыз иҗаты турында киң мәгълүмат биргән. Томск, Омск, Тара, Тубыл, Төмән, Новосибирск, Тевриз, Иртыш төбәкләрендә яшәүче татарларны өйрәнеп, тубыл-иртыш, бараба, саз, том буе сөйләмнәренең йөзгә якын үрнәк текстларын тәкъдим иткән.
Галим бу хезмәтен озак еллар тикшеренү алып бару нәтиҗәсендә язган. Себер татарлары һәм телләре турында соңгы елларда басылган күп санлы хезмәтләрне өйрәнгән. Шулай ук Латыйф Җәләй, Диләрә Тумашева, Габделхәй Әхәтов, Фәрит Йосыпов кебек татар галимнәренең хезмәтләренә мөрәҗәгать иткән
«Мәшһур тюрколог Василий Радловтан соң, тимер пәрдәләр ачылганчыга кадәр, Төркиядә себер төбәгендә яшәүче төрки халыкларны өйрәнүгә игътибар җитеп бетми иде. Советлар Берлеге таралып, чикләр ачылгач, галимнәр арасында төрки халыклар һәм аларның телләре, диалектлары белән кызыксыну артты. Бу җәһәттән төрек галиме Әрҗан Алкая „Себер татар теле“ хезмәте белән тюрклогиягә зур байлык казандырды», — дип язган китапның кереш сүзендә авторның остазы, Фырат университетының олпат галиме Әхмәт Буран.
Рушания Алтай