Төркия башкаласы Әнкара шәһәренең Чанкыя районында татар мөгаллиме Мәрьям Атмаҗа урамы барлыкка килгән.
Мәрьям Атмаҗа (кыз фамилиясе – Нигъмәтуллина) танылган мәгърифәтче Гобәйдулла Буби кызы. Ул Әгерҗенең Иж-Бубый авылында туып-үскән һәм бертуган Бубиларның мәгърифәтчелек юлын, изге эшләрен дәвам иткән. Төркиядә яшәгәндә сәяси эшчәнлектә актив катнаша, хәйриячелек белән шөгыльләнә.
Мәрьям ханым хакында эзләнүләр соңгы елларда актив алып барыла. Галим Айдар Хәйретдинов аның исемен Татарстанга кайтару белән шөгыльләнә. Шулай ук Төркиядә яшәп, иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура Мәрьям Атмаҗа турында “Мәрьям Буби” дип аталган китап язган. Ул тиздән Татарстан китап нәшриятында дөнья күрергә тиеш.