16 ноябрь көнне Төркиянең Анталия шәһәрендә бик актив һәм уңышлы эшләп килгән “Татарстан мәдәният җәмгыяте” “Татарча диктант” дөньякүләм акциясенә кушылып, Төрки халыклар үзәгендә диктант уздырды.
Бер көн алдан әлеге җәмгыятенең җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова, җәмгыятьне коручы әгъзалары Хәния Сафиуллина-Умут һәм Амани Гыйлманова белән берлектә Истанбул шәһәрендә кунак буларак Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллегендә оештырылган “Татарча диктант”та катнашты. Төркия татарларының төрле шәһәрләрдә яшәп, бер аланда җыелышып, әлеге уртак чарада катнашуы, үзара танышу, элемтәләрен ныгытуга, уртак чара- проектлар билгеләүгә тагын бер күркәм мөмкинлек тудырды.
“Татарстан мәдәният җәмгыяте ” үзе оештырган “Татарча диктант”та диктант язучы анталиялылар арасында төрле өлкәләрдә профессиональ рәвештә эшләп килгән милләттәшләребез: рәссамнар, музыкантлар, адвокатлар, бухгалтерлар, компьютер технологияләре белгечләре, Акдениз университетында уңышлы итеп укып килүче студентлар бар иде. Аларның тәкъдим ителгән диктантны югары дәрәҗәдә язулары, озын еллар буе чит илдә яшәүләренә карамастан, Ана телләрен яхшы белүен раслый. “Татарстан мәдәният җәмгыяте” даими оештырып, уздырып килгән милли чаралар, үз китапханәсе, үз китап уку клубы булуы Төркиядә яшәүче милләттәшләребезнең татар телен онытмаулыры, камилләштерүләренә зур өлеш кертә. Котлыйбыз сезне, газиз милләттәшләребез!

