Хәзерге вакытта Төркиянең Анталья шәһәрендә IV «Йөрек» халыкара төрки халыклар фестивале уза. Өч көн дәвамында дөньяның төрле почмакларыннан, 24 илдән җыелган катнашучылар башта Антальянең тарихи үзәк урамында тантаналы парадта катнаша. Аннары алар шәһәр читендәге нарат агачлары үскән яшел аланга тупланып, һәр диаспора үз чатырын милли бизәкләр: милли киемнәр, яулык-сөлгеләр, җиһазлар белән бизи. Кунакларны үз куллары белән әзерләгән милли ризыклар белән сыйлап, халкының җыр-моңнарын яңгыратып, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен тәкъдим итә.
Алдагы еллардагы кебек, быел да Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев Антальядә милли мирасны саклауга һәм танытуга зур өлеш кертүче «Татарстан мәдәният җәмгыяте» мәйданчыгына, шулай ук Төркиядә яшәүче милләттәшләребез һәм кунаклар хозурына Татарстан делегациясе составында иң югары дәрәҗәдәге этник музыкантлар һәм биючеләрне юллады.
«Риваять» төрки-татар төркеме солистлары, җырчы Базарбай Бикчәнтәев һәм баянчы-виртуоз Илнур Ганиев инде ике көн дәвамында чатыр янында үз музыкаль программалары белән тамашачыларны таң калдыра.
Бүген исә Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе һәм Татарстан мәдәният җәмгыятенең «Илһам» төрки-татар сәнгать төркеме катнашында татар моңнары фестивальнең төп мәйданында — зур сәхнәдә 30 минутлык программа кысаларында яңгыраячак, дип хәбәр итә фестиваль координаторы, музыка белгече, Татарстан мәдәният җәмгыяте җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова.
Милләттәшләребезгә зур уңышлар теләп калабыз!