
2013 ел ахырында Төркинең Элязыг шәһәрендә “Элязыг-Казан. Мәдәният һәм сәнгать очрашуы” исемле чара узган. Ул нигездә Фырат университетында, шундагы галимнәр һәм хезмәткәрләр көче белән, шәһәр хакимияте, шәхсән аның җитәкчесе (төрекчә – вәли) Өмәр Фарук Кочак күзәтүе астында оештырылган һәм үткән. Чараның үткәрелү максаты Татарстан Республикасы, аның башкаласы Казанны таныту, үзара багланышларны ныгытудан гыйбарәт.
Казаннан Элязыгка Татарстан Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин җитәкләгән төркем барган. Бу төркемдә шулай ук профессор Фәрит Йосыпов, Татарстан фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова һәм яшь артист Илмир Ямалов та булганнар.

Фәрит ага барлык чараларда да катнашучыларның күпләп килүен, зур кызыксыну белән кабул итүләрен билгеләп үтте. Алар арасында төрле дәрәҗәдәге депутатлар, рәсми затлар, тирә-як университетларның ректорлары да булган.



 
					
				