Төркиянең абруйлы журналларыннан берсе булган, Истанбулда чыгып килә торган «Тәмрин» журналы 2020 елның дүртенче санын (102 номер) тулысы белән классик татар язучысы Аяз Гыйләҗевкә багышлап чыгарган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фатиһ Кутлу сөйләде.
Тышлыrында «Татар әдәбиятының шанлы сакчысы Аяз Гыйләҗев» дип аталып бирелгән бу санда әдибебез турында язучылар һәм галимнәрнең уналты язмасы теркәлде. Журнал, хәзерге заман татар әдәбиятыннан Аяз Гыйләҗевны сайлап алды. Анда татар, төрек язучылары, галимнәренең Аяз абый һәм аның күпкырлы иҗаты турындагы язмалары, мәкаләләре урын алды», — диде ул.
Әлеге махсус санны, журнал редакциясенең мөрәҗәгате буенча, Аяз Гыйләҗевның әсәрләрен озак еллар дәвамында Төркия халкына җиткерүче язучы Фатиһ Кутлу әзерләгән. «Журналда шулай ук Аяз Гыйләҗев белән Марсель Галиев, Рәмис Аймәт үткәргән әңгәмәләр дә бар. Танышуыбызның егерме еллыгына багышлангандай чыккан шушы махсус санны, мин, шәкертеннән, бүләк итеп кабул итсә иде», — ди тәрҗемәче.
Язучы, тәрҗемәче Фатиһ Кутлу Аяз Гыйләҗевның ясалган портреты, гомумән, матбугат тарихында беренче тапкыр басылып чыккан дип саный. «Язмаларны сайлау, тәрҗемә итү, тиешле фотоларны табу ике айга сузылды. Олпат әдипне төрле яктан ачарга омтылдым. Әлеге махсус санның апрель аена туры килеп чыгуы да минем өчен аеруча символик мәгънәгә ия. Мин 2000 елның нәкъ апрель аенда остазым Аяз Гыйләҗев белән танышу бәхетенә ирешкән идем», — диде ул.
«Аяз Гыйләҗевның 70 яшьлек юбилеена Зәй районы башлыгы Рәшит Хәмәдиев язучының портретын бүләк итмәкче була. Ул вакытта Аяз Гыйләҗев гаиләсе белән Зәйдә яши. Шулай итеп 1997 елда портретны сынчы, рәссам Рушан Шәмсетдинов Аяз абыйның йортына барып ясый. Язучыга портрет 1998 елның гыйнварында тапшырыла», — диде Фатиһ Кутлу.
«Тәмрин» журналы узган ел 95 номерлы санын кыргыз әдәбиятыннан Чыңгыз Айтматовка багышлап нәшер иткән булса, быелның март санын (101 номер) Азәрбайҗан шагыйре Микаил Мөшфиккә (Микаил Исмаилзадә) багышлап чыгарган. «Тәмрин» журналы, гомумән, кардәш халыклар әдәбиятын Төркиядә таныту эшен үзенең вазифасы итеп саный», — диде Фатиһ Кутлу.
Зилә Мөбәрәкшина