1 февральдә, Лениногорск районының Мөэмин – Каратай авылында, җирле шагыйрә Рәхимә Гәрәеваның “Тормыш дулкыннары” исемле тәүге шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узды.
Бу көнне мәдәният йортына шагыйрәнең шатлыгы белән бүлешергә авылдашлары, дуслары, туганнары, балалары, оныклары һәм шигърият сөючеләр җыелды.
Рәхимә Гәрәева балачагыннан алып, беркемгә күрсәтмичә, даими рәвештә үзенчәлекле шигырьләр иҗат иткән. Әле бүгенге көндә ул иҗат белән мавыга, даими яза.
Шагыйрәнең кызы Зөлфия ханым, әнисенең шигырьләрен китап итеп бастырырга ниятли. Шулай итеп типографиядә тәүге җыентык дөнья күрә.
Рәхимә Гәрәеваның иҗаты туган як, табигать, газиз кешеләр, гармун темаларына багышланган. Әдәби – музыкаль кичә барышында тамашачы рәхәтләнеп Рәхимә Гәрәеваның шигырьләрен тыңладылар. Кызы Зөлфия дә тамашачыны әнисенең яңа шигырьләре белән сөендерде.
Бу көнне шагыйрәнең иҗатына һәм беренче җыентыгына карата бик күп җылы сүзләр әйтелде. Әдәби кичәгә халыкның зал тутырып килүе дә Рәхимә Гәрәеваның хөрмәтле кеше булын исбатлады.
Гомумән алганда китап тәкъдим итү кичәсе шигырь, җыр, моң, биюләр белән үрелеп барды һәм күңелдә әйтеп бетергесез уңай хисләр калдырды. Әлеге чара катнашучыларга бәйрәм атмосферасы, уңай хис-тойгылар һәм яхшы кәеф бүләк итте.
Кичәне шагыйрь, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров һәм Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Шәмсуарова оештырды һәм алып барды.