17 август көнне Тукай районы Иске Абдул авыл җирлегенә кергән Торнаташ авылында “Кичке уен” үтте.
Авыл халкы көндәлек эш-мәшәкатьләрен төгәлләгәч, авыл уртасындагы мәйданчыкка җыйналды. Гармун тавышы берәрсен битараф калдыра аламы инде?!
Элек авыллар ничек күңелле яши иде бит. Эшләрне бетереп, капка төбендә серләшеп утырыр идек. Яшьләр болынга кичке уенга җыелыр иде. Уен-көлке, җыр-бию… Уеннар… “Йөзек салыш”, ” Йолдыз санаш”…
Без дә халкыбызның борынгы уеннарын искә төшереп, авыл халкын, кайткан кунакларны җырлатып-биетеп ял иттерергә уйладык. “Асыльяр” халык фольклор коллективы, гармунчыбыз Мирзаһит абый, Торнаташ авылы кызы Кафия апа, үзешчәннәр Фәридә апа, Лилия апа, кечкенә җырчы Ильдан үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Авыл җирлеге Резеда Хасият кызы авыл халкына җылы сәламләү сүзләрен җиткерде. Халык рәхәтләнеп ял итте, биеде, уеннарда катнашты.
“Кичке уен»да җырлар, биюләр һәм төрле уеннар бергә үрелеп барды. Әлеге күркәм чараны бизәгән «Асылъяр” халык фольклор коллективын, тамашачыны гармун, баян моңнарына күмгән Мирзагит абый Нәжмиевне халык кат- кат алкышлады. Кичке уенның максаты — борынгы йолаларыбызны, гореф – гадәтләребезне барлап, искә төшереп, төрле бәйгеләр үткәреп, халыкны ял иттерү. Без мәдәният йорты, музей хезмәткәрләре максатыбызга ирештек дип уйлыйм.
Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе, “Гиндукуш” хәрби дан музее җитәкчесе Резеда Рәвис кызы Гарипова.