Татар дөньясы зур югалту кичерә. Чит җирләрдә татар милли-мәдәни тормышын саклап калуга үзеннән зур өлеш керткән, гомерен туган телебезне, динебезне саклауга багышлаган татар халкының күренекле каһарман улы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Торонто татар җәмгыятенә нигез салучыларның берсе Батухан Азимов вафат.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты аның гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, Аллаһтан сабырлык тели.
Урыны җәннәттә булсын.
Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты