tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төйдереп биергә өйрәнәм дисәң
Төйдереп биергә өйрәнәм дисәң

Төйдереп биергә өйрәнәм дисәң

8 май көнне узган өлкә «Уңган хатын-кызлар» клубы утырышын клуб җитәкчесе Зәкия Сәетова җылы сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде, кызыклы, файдалы ял, күтәренке кәеф теләде. Утырышның беренче өлешендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе офисына җыелган актив волонтерлар һәм кунаклар Ялутор районы, Аслана авылының оста биючесе Юлдаш Кәбиров белән Түбән Тәүде районы, Тарман авылының күренекле «Саз» фольклор ансамбле җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанова себер татарларының төйдереп биюе буенча мастер-класс уздырдылар.

Юлдаш Кәбиров бию элементлары турында сөйләп, биеп күрсәтте һәм оста гармунчы, биюче дә булган әтисенең башта урындыкка тотынып, көзгегә карап биеп өйрәнергә, биегәндә гәүдәне төз тотарга күнектерергә кирәк дигән киңәшләрен искә төшерде, һәркем белән аерым да эшләде. Екатерина Әхмәтҗанова биегәндә кулларны ничек тотарга кирәклеген күрсәтте. Биегәндә кешенең хәтта холкын, кайсы авылдан, кем токымыннан икәнен белергә дә булуын әйтте. Биергә теләүчеләр осталарның һәр хәрәкәтләрен отып калырга тырыштылар. Зал музыка һәм аяк тавышларыннан гөрләп торды.

Биеп арыганнан соң май аенда туган көннәрен бәйрәм иткән Екатерина Әхмәтҗанова, Кадрия Корманова, Майрә Сәетмәмәтованы рәсми рәвештә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина котлады. Аларга бүләк итеп Һәдия Хөрмәтуллина скрипкада матур көй башкарды. Очрашу торт һәм милли ризыклар белән чәй эчү, аралашу белән дәвам итте, киләчәккә куелган планнар турында фикер алыштылар.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*