Оренбург өлкәсенең Тоз-Түбә шәһәрендә «Тоз-Түбә татарлары эшчәнлеге» дигән исем астында әһәмиятле күчмә утырыш булып узды. Чарада татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, җирле активистлар һәм мәдәни эшчәннәр катнашты. Пленар утырышта мөһим чыгышлар яңгырады, татар халкының милли үзаңын саклау, мәдәни традицияләрне үстерү юлында башкарылган эшләр бәян ителде.
Чараның кунаклары арасында “Ак калфак” иҗтимагый оешмалар белән эшләү комитетының әйдәп баручы референты Зәйнуллина Камилә Шәһит кызы, Оренбург өлкәсе “Ак калфак” җитәкчесе Әбсәләмова Альбина Фаил кызы, Тоз-Түбә шәһәре “Ак калфак” җитәкчесе Абдрашитова Әлфия Камил кызы, Тоз-Түбә шәһәренең абыстае – Бәширова Зөһрә Гобәйдулла кызы чыгыш ясадылар.
Камилә Шәһит кызы Зәйнуллина, үз чыгышында, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән бер төркем актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары да тапшырды.
Күчмә утырыш кысаларында катнашучылар өчен Тоз-Түбә шәһәренең китапханәсенә һәм туган як музеена экскурсия дә оештырылды. Бу чаралар төбәк тарихы, җирле халыкның тормышы, традицияләре белән танышу мөмкинлеге бирде һәм утырышка яңа рухи төсмер өстәде.