ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты комитеты арасында үзара хезмәттәшлек хакында килешү имзаланды
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты комитеты арасында үзара хезмәттәшлек хакында килешү имзаланды

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты комитеты арасында үзара хезмәттәшлек хакында килешү имзаланды

Шәүвәл аеның 12нче көнендә (31нче мартта), XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты арасында үзара хезмәттәшлек хакында килешүгә кул куелды. Документны ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һәм Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников имзалады.

Әлеге документта язылганча, ике оешма үзара санитар нормаларга, кулланучылар хокукларын яклау турындагы кануннарга һәм техник таләпләргә һәм ислам хокукы кагыйдәләренә (әгәр алар Россия кануннарына каршы килмәсә) туры килсен өчен хәләл ризык җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә бергә эшләргә килешә, диелгән.

Килешү нигезендә Комитет һәм Идарә кешеләрнең һәм компанияләрнең “Хәләл” азык-төлекнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турындагы шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен законда билгеләнгән кагыйдәләр буенча караячак.

Структуралар арасында рәсми документлар буенча мәгълүмат алмашу барачак. Шулай ук ике якның да “Хәләл” азык-төлекнең сыйфатын, куркынычсызлыгын һәм билгеләнгән таләпләргә туры килүен тәэмин итү мәсьәләләре буенча уртак чараларда катнашуы теркәлгән.

“Хәләл” ризык җитештергәндә нинди санитария һәм гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге, аңа карата нинди техник таләпләр кулланыла, барысы да кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга туры килсен өчен аны ничек дөрес маркировкаларга, төргәкләргә һәм сатарга кирәклеге мәсьәләләре буенча консультацияләр оештыруда ярдәм итү күздә тотыла.

Оешмалар “Хәләл” продукция җитештерүчеләргә нинди санитария кагыйдәләрен үтәргә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча таләпләрне ничек үтәргә кирәклеген аңлату өчен очрашулар, семинарлар яки аңлатмалар үткәрәчәк.

https://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*