ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ТР Милли китапханәсендә ислам финансларына багышланган китаплар тапшыру тантанасы узды
ТР Милли китапханәсендә ислам финансларына багышланган китаплар тапшыру тантанасы узды

ТР Милли китапханәсендә ислам финансларына багышланган китаплар тапшыру тантанасы узды

Шәгъбан аеның 25 нче көнендә (13 февраль), Татарстан Милли китапханәсендә ислам финанслары турында китаплар тапшыру тантанасы узды. Шулай итеп, хәзер Казанда, Милли китапханәдә ислам финанслары буенча аерым китап фонды формалаша һәм аннан китапханәнең барлык укучылары, шулай ук һөнәре финанслар һәм эшмәкәрлек белән бәйле булган затлар файдалана алачак. Монда дөрес мәгълүмат туплап, аннан соң икътисадны үстерүдә кулланырга мөмкин булачак.

Чарада Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, AAOIFI вәкиллеге үзәге җитәкчесе Мистер Әмир Әл-Муса, ТР икътисад министры урынбасары, социаль-икътисади мониторинг департаменты башлыгы Роман Әмирханов, «Саклык банкы»ның ислам офисы җитәкчесе Искәндәр Хәкимов, Татарстан Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова, бизнес вәкилләре катнашты.

Китапханә фондының нигезен КФУ, “Амаль” финанс йорты, “Алтын сандык” компаниясе, Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге, “Саклык банкы”ның ислам офисы, ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгыннан AAOIFIның ислам финанс учреждениеләре белән идарә итү буенча стандартларына күзәтү һәм башка китаплар тәшкил итте. Ә ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре китапларны җентекләп тикшереп чыкты. Нәзарәт һәм Россия ислам институты фондка 10 исемдәге басма тапшырды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм моның нигезе 2016 елда ук Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның «Halal Life Style» – «Хәләл – ул яшәү рәвеше» дип гади, әмма үзенчәлекле итеп әйтүе белән салынуын билгеләп үтте. “Һәм инде бу җөмлә кысаларында актив үсеш башланды: бу азык-төлек продуктларына да, инфраструктурага да, хезмәт күрсәтүгә дә, ислам финанс продуктларына да кагыла. Һәм әле 15 ел элек Россия ислам институты каршында ислам финанслары турында белем бирә һәм сөйли башлагач, башка Диния нәзарәтләреннән коллегалар моңа шикләнеп карады. Бүген без сайлаган юлыбызның дөреслеген күрәбез. Татарстан Диния нәзарәтендә 18 финанс оешмасы өчен 25 ислам финанс продукты әзерләнде. Хәләл продуктның хәләл дип аталуы гына түгел, ә кулланучылар өчен чыннан да хәләл булуы мөһим. Шуңа күрә без, продуктларны эшләп кенә калмыйбыз, аларны сатуны да контрольдә тотабыз, шәригать аудиты алып барабыз”, – диде Мөфти.

Аннары ул, горурланып, Татарстан Республикасының Россиядәге иң алдынгы һәм икътисади яктан уңышлы төбәкләренең берсе булуын билгеләп үтте. “Республика Россия Федерациясенең мөселман үзәге буларак үсә. Хәзерге татар өммәте үсешенең төп юнәлеше булып ислам финанслары тора. Татарстан – Россиядә ислам финансларын үстерү буенча иң зур үзәк. Бу республика җитәкчелеге, ТР Икътисад министрлыгы һәм «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы ярдәмендә мөмкин булды”, – диде Мөфти.

Ул шулай ук «ислам финанслары» атамасының башка дин вәкилләрен куркытырга тиеш түгеллеген, аларны партнерлык һәм этик финанслар дип атарга мөмкин булуын да әйтте.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*