27 майда ТР Министрлар Кабинетында ТР территориясендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен уздыруга багышланган брифинг узды.
Брифингның спикерлары –Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары, «Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе» ТИО рәисе Ирина Александровская, «Татарстан Республикасында чуваш милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе урынбасары Сильвия Чаркина, «Татарстан Республикасы мариларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Наталья Кукушкина, «ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы активисты Павел Александров, ТФА Советы Рәисе урынбасары, «ТР мордваларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Наталья Сабитова, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» ФДБУ директоры Алсу Мифтахова.
Брифинг кунакларына сәламләү сүзе белән Васил Шәйхразыев мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул, Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең терәк субъекты булып тора, дип ассызыклады.
– Бездә 175 милләт вәкиле яши. Әгәр йортта тәртип икән, үзара аңлашу – уңыш булачак. Безнең уңыш – икътисад, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы. Моңа һәр кеше үз өлешен кертә. Татарстан турында, Россия Федерациясе мәйданчыкларында гына түгел, ә халыкара мәйданчыкларда да сокланып сөйлиләр. Моның өчен гаиләдә тынычлык кирәк. Татарстан бу яктан уңышлы. Безгә кунаклар килгәндә, алар төрле халыкларның бер-берсенә карата ихтирамлы, толерантлы мөнәсәбәтен билгеләп үтәләр. Безнең максат – бар халыкларга да ярдәм итү, – дип билгеләп үтте үз чыгышында Шәйхразыев.
Алдагы чыгышларда ТР территориясендә яшәүче халыкларның бәйрәмнәренә басым ясалды. Татар халык бәйрәме Сабантуй, удмурт халкының бәйрәме Гырон-быдтон, мордвалар бәйрәме Валда Шинясь, марилар бәйрәме Семык, рус халык бәйрәме Каравон – һәрберсе турында да эчтәлекле чыгышлар ясалды.