
Катнашу өчен:
- congresstatar74@gmail.com адресына , исем-фамилияне, яшәү урынын, телефонын һәм катнашучының “үзешчән” яки “профессионал” дип категориясен күрсәтеп заявка юлларга
- Чәк-чәк пешерергә һәм 7 июль көнне аны Чиләбе өлкәсе татар конгрессы утарына алып килергә
- Гадел һәм профессионал жюриның бәяләвен көтәргә кирәк
Барлык катнашучыларны дипломнар һәм бүләкләр көтә, ә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләргә ия булачак.