tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл 437 еллыгын бәйрәм итте
Тубыл 437 еллыгын бәйрәм итте

Тубыл 437 еллыгын бәйрәм итте

Тубыл шәһәренең-437 еллыгына багышланган бәйрәм көнендә төрле мавыктыргыч бәйрәм чаралары оештырылды. Шәһәр халкы һәм кунаклар милли костюмнарда узган парадны карадылар. Монда шәһәр оешмаларыннан, уку йортларыннан вәкилләр җыелды. Парадта катнашучылар арасында “алтын” костюмда Менделевны самокатта барганын күзәттеләр. Төрле милләт вәкилләре парадта милли костюмнарда узганнан соң зур сәхнә янына җыелдылар. Тубыл Кремле алдындагы төп мәйданчыкта бәйрәм тамашачыларын сәхнәдән сәламләделәр. Кремль каршындагы Кызыл мәйдан сәхнәсендә барган бәйрәм тантанасы программасын шәһәр тамашачылары карады.

Шәһәр көне белән тубыллыларны һәм кунакларны шәһәр башлыгы Максим Афанасьев котлады, уңышларга ирешкән якташларыбызга Рәхмәт хатларын тапшырды. Узган вакыйгада төрле мәдәният үзәкләре артистлары, шәһәрнең иң яхшы балалар ансамбльләре сәхнәдән осталыкларын күрсәттеләр, чыгышлары белән тамашачыларны сөендерделәр. “Кунаклар ишегалдында” гаилә-остаханәләре, музыкаль спектакльләр узды, “Тоболеск” халык уен кораллары ансамбле чыгыш ясады, “Наместник” сарае янында яшьләр өчен җырлар һәм биюләр кичәсе узды, нәни тамашачылар өчен аттракционнар үткәрелде.

Милли мәдәниятләрнең якты, онытылмаслык матур вакыйгасы булган ”Тубыл күпмилләтле” бәйрәм программасы киң колач җәеп шәһәрнең “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” скверында узды. Шәһәрнең 437 еллыгына багышланган бәйрәмдә Тубылдагы милли-мәдәни оешмаларыннан үзешчән артистлар, танылган иҗат коллективлары катнашында бай, эчтәлекле программа төзелгән концерт тамашачылар игътибарына тәкъдим ителде.

Төрле милли костюмнарның матурлыгын, үзенчәлеген күрсәтеп, катнашучы артистлар күңелле җырлары, дәртле биюләре белән тамашачыларның игътибарын җәлеп иткән программаны тәкъдтим иттеләр. Шәһәрнең себер татар мәдәният үзәге җырчыларын тубыллылар җылы алкышлар белән каршы алдылар. Бәйрәм атмосферасы җәелгән мәйданчыкларда шәһәр халкы, кунаклар күңел ачты. Бәйрәм чарасында Тубылда яшәүче төрле милләт вәкилләре гореф-гадәтләрен, бай мәдәниятләрен саклап яшәгәннәрен күрсәттеләр.

Күркәм бәйрәм тантанасында тамашачыларга күңел көрлеге, яшәү дәрте, яңа планнар, уңышлар һәм башка җылы теләкләр теләделәр. Шәһәрнең олы, кече кунакларын җыйган Тубылның 437 еллыгы истә калырлык күңелле, мәгънәле үтте.

Римма Умитбаева.

 Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*