Рамазан аенда Тубылның тарихи мәчетендә көн саен 100 якын мөселман халкы җыелышып ифтар мәҗлесләрен оештырдылар. Көн саен хәзрәтләребез ураза тотуның әҗер саваплары, Рамазан аенда эшләгән игелекле гамәлләре турында вәгазьләр сөйләделәр. Көн дәвамында ураза тотучы, төрле яшьтәге якташларыбыз бердәм булып мәчеткә җыелышып ифтарлар уздырдыруны матур гадәткә керттеләр. Фәннүр хәзрәт Казыймов:”Бу изге эшләрне башкаруда матди ярдәм күрсәтүчеләргә изге эшләрендә Аллаһы Тәгалә уңышлар китерсен. Өлкән яшьтәге әби-бабаларыбыз, яшьләр, балалар белән килүчеләр дә көн саен мәчетләребезгә ашыгып килделәр. Без аларга җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, гаилә бәхете, күңел байлыгы телибез. Халкыбыз ярдәмчел, изге җанлы. Тоткан уразаларыбызны, изге эшләребезне Аллаһы кабуллардан кылсын. Барлык ярдәм итүчеләргә рәхмәтләремне юллыйм,”-диде.
Мәчетләребез балкып торды, манаралардан азан тавышлары яңгырады, теләкләр дә уртак булды. Дөньяга тынычлык, ил башлыкларына, халкыбызга сәламәтлек, рухи көч, сабырлык теләделәр хәзрәтләребез. Саваплы, күркәм мәҗлес гамәл-ифтар мәҗлесе Җәмигъ мәчетендә дә үткәреледе. Мәчеткә килүчеләргә изге эшкә өлеш кертүчеләргә зур рәхмәтләрен белдерде имам-мөхтәсиб Ибраһим хәзрәт Сухов. Ул күңелләргә үтеп керерлек вәгазьләр сөйләде, яхшы уй-ниятләребезне Аллаһы тәгалә ярдәме белән тормышка ашырырга язсын диде. Мәчетләребез мөселманнар белән тулы булсын, киләчәктә дә тубыллылар изге бәйрәмнәрдә аралашып яшәсеннәр, ифтарларда очрашырга язсын дип теләкләрен юллады.
Тубыл районының борынгы Сабанак авылының шәех Имаметдин исемендәге мәчетендә дә ифтар мәҗлесе узды. Мәчеткә җыелган мөселманнарны Рамазан ае, якынлашып килүче Ураза гаете белән Тубылдан килгән имам-мөхтәсиб Ибраһим хәзрәт Сухов, Фәннүр хәзрәт Казыймов котладылар. Авыл халкы, мәчетнең рәисе Ильяр Колмәмәтов мәчетне, Сабанак авылында яшәүче дин кардәшләрен зурлап шәһәрдән килгән хәзрәтләргә рәхмәтләрен белдерделәр.
Үзләре пешереп алып килгән милли ризыклар, җиләк-җимеш тулы мул табыннар артында авыз ачтылар, аннары намазларын укыдылар, хәерләр бирделәр. Махсус хәрби операциядә булган якташларыбызның исән-имин, дошманнарны җиңеп кайтуларын теләделәр.
Римма Умитбаева