tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл мәчетләрендә Ураза гает намазлары узды
Тубыл мәчетләрендә Ураза гает намазлары узды

Тубыл мәчетләрендә Ураза гает намазлары узды

Изге Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә Тубылда бәйрәм вәгазьләрен тыңларга Ураза гает намазларына килгән мөселманнар белән мәчетләребез шыгрым тулы булды.

Ай дәвамында мөселман кардәшләребез бер–берсенә шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга тырыштылар, тәравих намазларына мәчеткә килделәр. Якташларыбыз шәһәр мәчетләрендә, өйләрендә мул табыннар әзерләп ифтар ашларын уздырдылар.

Шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә һәм тарихи мәчетебездә Ураза гаете намазын халкыбыз җәмәгать белән укыдылар.

Төбәк Диния нәзәрәте мөфтие Ибраһим Сухов:

”Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз кабуллардан булсын! Барчабызга хәерле имин тормыш, игелекле гамәлләр телик”,-дип шәһәр башлыгы Максим Афанасьевның котлау хатын укыды.

Рамазан аенда тәравих намазларында Коръәнне яттан, күңеллргә үтеп керерлек, искиткеч көчле, матур тавышлы Гулмирзо улы Насруллога төбәк Диния нәзәрәте мөфтие Ибраһим Сухов Рәхмәт хатын тапшырды.

Бу көнне шәһәрнең тарихи мәчетендә дә Ураза гаете намазы укылды. Фәннур хәзрәт Казыймов изге Рамазан аенда кылган догаларыбыз кабуллардан булсын диде. Ул Ураза гаете намазын укып, вәгазъ сөйләде. Рамазан ае тәмамлангач та изге гамәлләр кылып, яхшы ниятләр белән яшәргә язсын дип теләкләрен юллады.

Себер татар мәдәният үзәгендә

Ураза Гаетенә багышланган мәдәни чара үткәрү монда традициягә керде. Мәдәният үзәге сәхнәсеннән Коръән аятьләре белән Фәннур хәзрәт Казыймов мәдәни чараны ачып тамашачыларны Ураза гаете белән котлады.

Халкыбызның гореф-гадәт йолалары, изге Рамазан ае, Ураза гаете бәйрәме турында алып баручылар Лилия Фәизова, Константин Симонов сөйләделәр.

Шәһәрнең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова мөнәҗәт белән бәйрәм концертын башлады. Тамашачылар яраткан җырчылары Хәсән Хучашев, Динара Әбсәләмова, Айгөл Корбанова, Илтус Уразмәмәтов, Лариса Чәмилова, Айгөл Моратова, Фәрид Гаитов, “Яшьлеккә сәяхәт”, ”Себер нурлары” ансамбльләре, ”Йолдызлар” вокал коллективы башкаруында җырларны яратып тыңладылар. Татар биюләрен сәләтле биюче Дарина Ваһапова, “Мирас” бию ансамбле башкардылар. Дини темага җырлар, мәгънәле чыгышлар белән үрелеп барган бәйрәм концерты бер тында узды. Фоеда татар газета-журналларга яздыру оештырылды. Тамашачылар оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп, эшләрендә уңышлар теләделәр.

Сизелмичә үтеп киткән Рамазан аенда, Ураза гаете көннәрендә яңгыраган вәгазъләр, теләкләр, ихлас күңел белән кылган догаларыбыз, эшләребез күңелләребезне тынычландырсын, тынычлыкта, иминлектә яшәргә язсын.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*