Тубыл шәһәренең 15 номерлы этно-мәдәни компонентлы мәктәбе каршында «Сибур -Холдинг»ның «Игелекле эшләр формуласы» ярдәмендә Абрамовский экология үзәгендә “Яшел класс” ачылды.

“Бу эшнең башы гына әле, – ди эшне башкарып чыгаруда зур тырышлык күрсәткән мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин. – Экологик сукмак, ясалма сулык, яшь урманчы почмагы, сирәк , файдалы үсемлекләр үстерү һ.б– безнең эш планыбызда. Укучылар туган як табигать белән кызыксынырлар, игътибарлы булырга өйрәнерләр. Саф һавада узган дәресләрдә табигатьнең үзенчәлекләрен күзәтү, экологик тәрбия бирү өчен уңайлы. Монда дәресләр үткәрү өчен шартлар тудырылган. “Яшел класс” та класстан тыш чараларны үткәрүләр дә зур әһәмияткә ия”.
Чарада катнашкан шәһәр мәчет хәзрәте Фәннүр Казыймов Абрамовский экология паркның, “Яшел класс” ачылганы халык өчен әһәмияте зур. Монда килгән һәркем матурлыкны күрә, табигатьнең үзгәрешләрен күзәтә. Паркта узган чаралар кешеләрне сәламәт яшәргә чакыра диде.
Әле күптә түгел утыртылган зәңгәр чыршыларны, каеннардагы сыерчык ояларын, паркны төзекләндерүне карап шәһәрнең аскы торасында яшәүчеләр шатланганнар иде. Тантаналы рәвештә “Яшел класс” ачу чарасы тубыллыларда яңа өметләр, шатлыклы хисләр уятты.
Римма Умитбаева, Тубыл