tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре гөрләп үтте
Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре гөрләп үтте

Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре гөрләп үтте

Тубыл районы Загваздино авылы мәдәният йортында “Татар мәдәнияте көннәре” тантаналы рәвештә 14 февральдә ябылды. Фестиваль формасында узган бәйрәм көннәрендә 50 дән артык чара оештырылды. 1000нән артык тамашачы халкыбызның яраткан, популяр җырларын тыңлап, гореф-гадәтләребезне барлап, милли ризыкларыбызның байлыгын, халкыбызның кунакчыллыгын таныдылар.

Загваздино авылы мәдәният йортында тантаналы чараны үткәрү очраклы рәвештә сайланмаган. Узган ел клуб бинасында реконструкция эшләре тәмамланганнан соң, клубның тышкы күренеше һәм эчке бизәлеше заманча яңа җиһазлары белән сокланырлык итеп яңартылды. Хуҗалар кунакларны, чарада катнашучыларны клуб сәхнәсендә шатланып кабул иттеләр. Мәдәни чарада милли мәдәниятебезнең, гореф-гадәт йолаларыбызның саклануы ачык күренде.

Тубыл районының сәнгать осталарын, җиңүчеләрен, клуб җитәкчеләрен сәхнәдән район хакимияте башлыгы Леонид Митрюшкин котлап, дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Беренче урынны Ворогушино авыл клубы (Руфинә Алимасова) яулады, икенче урын Түбән Әремзән авылы клубына (Гөлния Янишева) һәм өченче урын Лайтамак авыл клубына (Вилдан Мәметгалиев) бирелде.

Татар мәдәнияте көннәре кысаларында “Сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр” һәм “Стендап-чыгыш ясаучылар” номинацияләрендә Алмаз Көлмәмәтов, Мәкъсүдә Көлмәмәтова, Зоя Зольникова дипломнар белән бүләкләнделәр. Нәфис сүз осталары Альберт Көлмәмәтов (Байкалово), Асия Сияүетдинова (Байкалово), Назия Сияүетдинова (Байкалово) җиңү дипломнары белән бүләкләнделәр. Тубыл район мәдәният үзәге директоры Сергей Мокроусов “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленә (Роза Яхина), “Родничок” төркеме җитәкчесе Тәнзилә Тимкановага, “Иртыш моңнары” ансамбленә (Займә Алеева), Хәсән Хучашевка, Илшат Абдуллаевага, Азалия Тимкановага һәм Юлианна Уразовага рәхмәт хатлары тапшырды.

Район мәдәният үзәге сәнгать җитәкчесе Зөфәр Корманов: “Район күләмендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган шигърият бәйгесе үткәрелгән иде. Бәйгедә катнашып җиңү яулаганнар да бүләкләнделәр. Сафирә Янтимирова (Ябалак), Ләйлә Фазыйлова (Вәчир), Пакия Зөлхарнаева (Лайтамак), Алсу Айдуллина (Вәчир), Камилә Барсукова (Вәчир) мактауга лаеклылар. Алар тырышып, шигырьләрне сәнгатьле сөйләделәр. Районда яшәгән милләттәшләребез халкыбызның йолаларын, милли киемнәрен, милли камыр ризыкларыбызның байлыгын, күптөрлелеген күрсәттеләр. Халкыбызның сәнгатен төрле жанрларда чагылдырып, татар мәдәнияте көннәрен гөрләтеп үткәрде коллегаларыбыз. Фестиваль төп бурычын үтәде. Бәйрәм көннәрендә узган мәдәни чараларда күп яшьләр катнаштылар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән театральләштереп куелган күренешләр, шигърият, җыр, бию сәнгате аркылы яшь буынны таныштырдык, белемнәрен күтәрдек, туган телләренә мәхәббәт тәрбияләдек,” – дип сөйләде.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*