tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл Сабан туе дусларны җыйды
Тубыл Сабан туе дусларны җыйды

Тубыл Сабан туе дусларны җыйды

Тубылда көтеп алган милли бәйрәмебез Сабантуй шәһәребезнең тарихи урыны-“Княжий луг”ында ат чабышлары белән башланды. Төмән өлкәсенең төрле районнарыннан 11 җайдак җиңү өчен ярышты. Аларга 1200 метр араны үтәргә кирәк иде. Җиңүчеләрне Базар мәйданында узган Сабантуй сәхнәсеннән бүләкләделәр.

Гореф-гадәтләребезне саклаган милли бәйрәмебез Сабантуй сәхнәсеннән шәһәрнең Җәмигъ мәчете Имам хатибы Ибраһим Сухов догаларын, теләкләрен юллады. Шәһәр башлыгы урынбасары Яна Зубова, шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, ерак юлларны якын итеп килгән Татарстан Респбуликасы кунаклары Флүрә Талипова, Фәез Майдуллин тубыллыларны Сабантуй белән котладылар. Фәез Майдуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Мңнехановның Котлау хатын укыды, теләкләрен юллады. Бәйрәм концерты “Мирас” бию ансамбле(җитәкчеләре Мөнәвәрә Андрущик) чыгышы белән башланды. Алып баручылар Лилия, Радик Фәизовлар Тубылда 34 ел үткәрелеп барган Сабантуеның тарихы, милли бәйрәмебезне торгызып, уңышлы үткәрелеп барылганы турында сөйләделәр.

Бәйрәм концерты “Мирас” бию ансамбле һәм Себер сандугачыбыз Зәкинә Арангулова башкаруында “Себер гимны” белән башланды. Сәхнәдән берсеннән-берсе матур, дәртле, моңлы татар җырлары яңгырады. Сабантуй концерты программасын Тубыл, Төмән, Казан шәһәрләре, Тубыл районыннан килгән артистларның чыгышлары бизәде. Сабантуй мәйданында “Себер бавырсагы” бәйге–күргәзмә эшләде. Төрле милләт вәкилләрен милли ризыкларыбыз белән сыйладылар сәүдә үзәкләрендә тамашачыларны җылы каршы алдылар. “Себер бавырсагы” бәйге–күргәзмәдә катнашучылар арасында беренче урынны Илшат Абдуллаев, икенче урынны Равиля Фазылова, өченче урынны Нәсимә Курманова алды. Себер татар мәдәният үзәге, Себер татарлары автономиясенең, Тубыл район мәдәният үзәгенең чатырлары, йорт алды күренешләре, ачык йөз белән каршы алулары, иҗади чыгышлары, гореф-гадәт йолаларыбыз белән таныштырулары кунакларның күңелләрен күтәрде. Иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы “Ак калфак” рәисе Айсылу Юнысова шәһәр Думасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, вәкилләре себер татар мәдәният үзәгенең Рәхмәт хатларына лаеклы булдылар.

Сабантуеның иҗади программасы барган мәйданчыкларда, сувенирлар сату, сәүдә нокталары эшләде. Балалар һәм өлкәннәр өчен оештырылган аттракционнар, уеннар, спорт ярышлары күңелле, уңышлы узды. Осталар, сәләтлеләр, җитезләр истәлекле бүләкләр алып, күңелле ял иттеләр.

Сабантуй бәйрәме кысаларында шәех Арслангәрәй хаҗи исемендәге XlV «Арангул-батыр-2024» ярышлары узды. Көч экстримы буенча ачык турнирда беренче урынга Никита Ильяшенко (Курган), икенче урынга Виктор Лукашевич (Курган), өченче урынга Эдуард Балабанов (Төмән) лаек була. Төмән өлкәсенең көч экстримы федерациясенә нигез салучылар һәм президентлары, Россия һәм дөньякүләм рекордсменнар бертуган Арангуловлар, Россиянең һәм дөнькүләм рекордсмены Алан Арангуловлар чыгыш ясадылар. “Арангул-батыр”ны оештыручылар төрле спорт ярышларын үткәреп Сабантуй бәрәменнә ямь өстәделәр.

Сабантуй концертында катнашкан популяр җырчылар Флүрә Талипова, Фәиз Майдуллин башкарган җырларны тамашачылар җылы каршы алды. Кунаклар бәйрәм уңаеннан узган бәйгеләрдә дә катнашып медальләр белән бүләкләнделәр. Буыннан-буынга күчеп килгән, күңелләребезгә дәрт, җаннарыбызга иминлек биргән, төрле милләт халкын берләштергән милли бәйрәмебез Сабантуеның төп батыры исеменә Даниил Бондаренко лаек булды. Ат чабышында беренчелекне Амангельды Базылов (Самсунг),  икенче урынга Алмаз Ниязов (Мартин), өченче урынга Замир Давлетбаев (Джулия) лаеклы булды. Ярышларда катнашып җиңү яулачыларны котлыйбыз.

Катнашучыларны, тамашачыларны берләштергән, халкыбызның яраткан бәйрәме биеп күңел ачу кичке “татар-пати”чарасы белән йомгакланды.

Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*