tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл Сабан туенда “Себер татарларының традицион мәдәнияте һәм көнкүреше” күргәзмәсе эшләде
Тубыл Сабан туенда “Себер татарларының традицион мәдәнияте һәм көнкүреше” күргәзмәсе эшләде

Тубыл Сабан туенда “Себер татарларының традицион мәдәнияте һәм көнкүреше” күргәзмәсе эшләде

Июнь бәйрәмнәргә бай ай булды. Быел да Тубылда узган милли бәйрәмебез Сабан туенда катнашырга, үзебезнең гореф-гадәтләрне күрергә һәм иҗатыбыз белән таныштырырга мөмкинлек булды. Узган Сабан туенда себер татарлары милли-мәдәни автономиясенең “Халкыбызның ишегалды күренешләре” темасына җиһазландырылган чатырында бәйрәм кунакларын якты йөз белән Илтус Уразмәмәтов милли көйләр яңгыратып, баянда үзе уйнап, җырлап каршы алды.

Монда “Себер татарларының традицион мәдәнияте һәм көнкүреше” темасына халкыбызның тарихын, мәдәниятен чагылдырган, татар язучылары, шагыйрьләре әсәрләре буенча күргәзмәләр оештырылды, милли ризыклар пешерү серләре белән таныштырдылар, балаларны милли орнаментлар ясау серләренә өйрәттеләр.

Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтыннан филология фәннәр докторы Гүзәл Фәйзуллина үзенең фәнни тикшеренүләре нигезендә бастырылган мөселман метрик китаплары белән таныштырды. Тубыл педагогия институтыннан сәнгать белгечлеге буенча кандидат , доцент Лидия Балахнина студентлары Юлия Шауфлер, Юлия Кравчур, Эльвира Хәбибуллина белән татар орнаментлары буенча мастер класста балаларны үз куллары белән ташларга искиткеч матур татар бизәкләрен сувенирлар ясарга өйрәттеләр. Филология фәннәре кандидаты Гөлсинә Ташкеева себер татарлары теле һәм мәдәнияте буенча викторина оештырды. Автономия әгъзалары Нәсимә Корманова, Фәния Мелибаева, Суфия Казукова милли камыр ризыкларыннан күргәзмә оештырдылар. Килгән кунакларны рецептлары белән таныштырдылар, бәйгедә катнашып дипломнар алдылар.

Якты, матур хатирәләр калдырган бәйрәмнәрдә балалар белән очрашырга, аларны милли орнаментларыбыз белән таныштырып, үзебезнең милли открыткаларыбызны ясау серләренә өйрәнергә дә мөмкинлек булды. “Себер татарлары открыткалары” дип аталган остаханәне быел милли бәйрәмебездә Тубыл рәссамы, сәләтле иллюстратор, укытучы Асия Закорюкина (Рәхимова) оештырды. Бәйрәмгә килгән кунаклар, балалар белән себер татарларының мәдәниятен, милли колоритын чагылдырган төрле материаллар белән кулланып, бу темага открыткалар ясау буенча балаларны таныштырып, алар белән иҗат иттеләр. Акварель, төрле төстәге гель, каләмнәр, фломастерлар кулланып күңелләренә якын булган рәсемнәрне бизәделәр.

Матур хатирәләргә бай булган, гореф-гадәтләребезне саклаган, кунакчыллыгыбызны күрсәтеп узган милли бәйрәмнәребездә дуслык, татулык хөкем сөрде.

Зәйтүнә Тычинских

Себер татарлары милли мәдәни автономия рәисе

(Римма Умитбаева тәрҗемәсе)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*