Тубыл шәһәр себер-татар мәдәният үзәгенең 30 еллык юбилеен ике көн бәйрәм иттеләр. 26 нчы октябрь көнне узган чараның тантаналы өлешендә юбилейга чакырылган үзәкнең хезмәт ветераннары, өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләре, Татарстан Республикасыннан килгән кунаклар, Бөтендөнья татар конгрессыннан килгән вәкилләр, үзәк хезмәткәрләре катнаштылар. Юбилейга килүчеләрне милли күлмәкләрдә каршы алган кызлар, фойеда оештырылган “Вакыт һәм кешеләр” дип аталган фотокүргәзмә чарага бәйрәм төсе өстәде.

27 нче октябрь көнне Тубыл тамашачыларының яраткан, берсеннән–берсе сәләтле җырчы-биючеләре, Казан кунаклары – Татарстан Республикасының халык артисты Фердинанд Фәтхиев, Татарстан Республикасының атказанган артисты Вәгыйз Бәйрәмов, төрле бәйгеләр лауреаты Гөлназ Гафурованың чыгышлары юбилей концертына ямь өстәде. Сәхнәдән Бөтендөнья татар Конгрессы вәкиле А.Нургалиев шәһәрнең 17 нче мәктәп укучыларына, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына методик кулланмалар, татар теле һәм әдәбияты, әлифба, уку китаплары, дисклар, түбәтәйләр, калфаклар тапшырды. Искиткеч күңелле, онытылмаслык булып узды бәйрәм тамашасы. Ерактан килгән кунакларга себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева рәхмәт сүзләрен белдереп, юбилей уңаеннан чыгарылган, татар үзәгенең тарихы, хезмәткәрләре турында “Кешеләр һәм вакыт” дип аталган яңа китаплар, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Тамашачылар татар үзәгенә, хезмәткәрләренә якты киләчәк, иҗади уңышлар, халкыбызны матур концертлары белән гел шатландырып торуларын теләделәр.
Римма УМИТБАЕВА.
Гали СӘИТОВ фотолары
yanarish72.ru