tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәре дөньякүләм “Татарча диктант” язу акциясенә кушылды.
Тубыл шәһәре дөньякүләм “Татарча диктант” язу акциясенә кушылды.

Тубыл шәһәре дөньякүләм “Татарча диктант” язу акциясенә кушылды.

Шәһәренең 15нче мәктәбендә татарча диктант язарга теләүчеләрнең саны узган ел белән чагыштырганда быел күбрәк иде. Акциядә катнашучыларны матур, милли рухта бизәләгән ике кабинетта җылы каршы алдылар. Татарча диктант язарга килүчеләрне мәктәп җитәкчесе Әлфия Петухова, укытучылар коллективы сәламләде. Әлфия Әхтәм кызы:”Акциядә катнашучыларга, татар телен яратучы һәм хөрмәт итүче укучыларга, аларның ата-аналарына, иҗтимагый оешмаларга рәхмәтләремне белдерәм. Сез татар халкының рухи кыйммәтләрен саклаучылар”,-диде. Банисә Сөнгатулла кызы “Татарча диктант” язу акциясенең тарихы белән таныштырды, Тубыл шәһәрендә беренче иң яхшы билгеләргә язучыларны да искә алды.

70 якын катнашучы ике кабинетта үз белемәрен тикшерделәр, татар теленә булган мәхәббәтен, хөрмәтен күрсәттеләр. Мөхәммәт Мәһдиевның “Җир йөзендә алты кыйтга” әсәреннән өзекне беренче кабинетта Земфира Вәлеева, икенче аудиториядә Банисә Ниязова текстны укыдылар. Татар теленә, әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү, игътибарны юнәлтү, татар теле буенча белемебезне тикшерү максаты белән оештырылган чарада шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы “Ак калфак” рәисе Айсылу Юнусова һәм коллективы, татар милли мәдәни автономиясе рәисе Нурилә Шамратова һәм коллективы, Тубыл шәһәрендәге Каюм Насыйри үзәгеннән профессор Гүзәл Фәйзуллина, Төмән өлкәсенең “Истоки” этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасыннан Банисә Ниязова, шәһәр себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских һәм коллективы катнаштылар. Һәр катнашучы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә дә “Татарча диктант” акциясе үтте. Рузалия Корманалиева чарада катнашучыларны җылы каршы алды, һәркайсына матур теләкләрен җиткерде.

Мәдәният үзәгенә диктант язарга килүчеләрне диктантның темасы, авторы белән таныштырды. Монда 20 гә якын милләттәшләребез Каюм Насыйриның “Кабуснамә” хикәясеннән өзек буенча диктант яздылар. Диктант язу алдында бу чараның тарихын искә алып,  мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри турында Рузалия ханым мавыктыргыч итеп сөйләде. Тубылда “Татарча диктант” акциясендә татар теле язмышына битараф булмаган милләттәшләребез теләп катнаштылар. Бәйрәмчә, оешкан төстә узган чара милли рухта, матур узды.

Римма Умитбаева.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*