Елның һәр фасылы үзенчә матур.Әммә алтын көзнең үзенә сихри тарту көче бар.18 нче сентябрьдә Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә көз уңышларына багышланган мәдәни чара узды.Чарага 100 гә якын тамашачылар җыелды. Бу көн матур булды, кояш та үзенең нурларын кызганмады. Үзәк каршында үсеп утырган, тормышыбызның яме булган көзге чәчәкләр дә күңелләрне сөендерде.Шәһәрн
Алсуланып пешкән алмалар, помидорлар,борыч
Тамаша залында бәйрәмнең тантаналы, уен-көлке өлешендә җиләк-җимешләр, ел-фасыллары темага табышмаклар, яшелчәләрне, алтын көзне мактаган шигырьләр бәйгесе дә оештырылды.Чебен гөмбәсе киемендәге алып баручы Рузалия Корманалиева чараны күңелле алып барды. Татар мәдәният үәге режиссеры Алсу Симонова катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Өлкәннәр дә, балалар да әһәмиятсез калмадылар.
Көз-уңышны җыю, бакча эшләрен тәмамлау, кышны каршыларга әзерләнү чоры.Мәдәният үзәгендә ел саен үткәрелеп килгән традицион чара ел фасылы-көзнең матурлыгын, муллыгын, якташларыбызның тырышлыгын, хезмәт сөючәнлеген күрсәтте. Алып баручы тамашачыларга: “Тормышларыгыз көзге табын кебек мул, эшләрегез уң булсын.Укучылар, укуларыгызда уңышлар телим,”-дип чараны йомгаклады.
Римма Умитбаева