tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә җирле шагыйрәне хөрмәтлиләр
Тубыл шәһәрендә җирле шагыйрәне хөрмәтлиләр

Тубыл шәһәрендә җирле шагыйрәне хөрмәтлиләр

-Нинди бала җан җимеше?

-Чын тәрбия алганы:

Ата-анасын зурлаган,

Хәләл ризык җыйганы..

“Әбием сабаклары”–шигырьләр җыентыгы авторы Рәшидә Зәнкиеваның тәрбияви темаларга язылган шигырьләренә багышланган чаралар Тубыл шәһәрендә үтте. Шәһәрнең 15 этномәдәни компонентлы мәктәбендә Рәшидә апаның үзе кичергән хисләрен күңеле аша үткәреп, шигъри юлларга салып иҗат иткән шигырьләре белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Сөнгатулла кызы Ниязова укучыларын таныштырды. Татар шигъриятенә карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләгән укытучы укучыларын шигырьләрнең мәгънәсен, эчтәлеген аңларга өйрәтте. Балаларның игътибарын шигырь укуның матурлыгына юнәлтте. Шигърият–ул җанны дулкынландырган, аның кешегә, табигатькә, Ватанга булган чиксез мәхәббәте белән сугарылган бер көй дип әйтәләр. Сәнгатьле, матур тавыш белән тәрбияви темаларга язылган шигырьләрне Банисә Сөнгатулловна укыганда укучылары аны тын калып тыңладылар.

20нче сентябрьдә Рәшидә Шәрәфулла кызы Зәнкиевага 92 яшь тула. Банисә Сөнгатулловна, бу уңайдан, укучыларны Рәшидә Шәрәфулла кызының биографиясе белән таныштырды.Ул:

“Рәшидә апа Ялутор районының Пумаер авылында туа, монда башлангыч белем ала, 1947нче елны Аслана урта мәктәбен тәмамлый, 1948 нче елны экстерн тәртиптә Тубыл татар педучилищесын, 1953-57 нче елларны Тубыл пединститутының филология факультетының татар бүлеген тәмамлап, Хуҗайлан сигезьеллык мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятны укыта. 1957нче елда Якуб Камали улы Зәнкиевка тормышка чыга, алар 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Якуб абый язган әсәрләрне дә беренче булып Рәшидә апа укый,”-дип сөйләде. Алтынчы сыйныф укучылары белән Я.К.Зәнкиевның романнарын, хикәяләрен дә искә алдылар. Әдәби сәгатьләрдә Баниса Сөнгатулловна үзенә генә хас булган, укучыларының йөрәгенә үтеп керерлек саф, якты хисләр белән язган, шигырьләрендә ата-анага мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләгән җирле авторыбыз Р.Ш.Зәнкиеваның иҗатын белү мөһим, кирәк булганын аңлатты.

Укытучы һөнәрен, татар теле һәм әдәбиятны ихлас күңеле белән яратып эшләгән Банисә Сөнгатулла кызына киләчәктә дә уңышлар телибез. Тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашып шигырьләр иҗат иткән Рәшидә апа Зәнкиевага корычтай нык сәламәтлек, озын гомер теләп калабыз. Бүген дә сезнең көр тавышыгызны, теләкләрегезне ишетү, сезнең белән сөйләшүләребез олы бер шатлык.

Римма Умитбаева

Тубыл шәһәре

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*