tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда балалар лагерьда актив ял итте
Тубылда балалар лагерьда актив ял итте

Тубылда балалар лагерьда актив ял итте

Тубыл мәктәпләрендә балалар өчен җәйге сәламәтләндерү лагерьлар эшләде. 15 нче мәктәп каршындагы «Кояшкай»-балаларны сәламәтләндерү лагеренда балаларның сәламәтлеген ныгыту, иҗади сәләтләрен үстерү буенча смена дәвамында төрле спорт ярышлары, очрашулар, экскурсияләр үткәрелә.

Балалар өчен үткәрелгән файдалы һәм күңелле чаралар турында лагерь башлыгы Нурилә Шамратова безнең белән уртаклашты. Нурилә Бәхмәт кызы:“Быел безнең лагерьда 181 бала ял итте. Сменабыз программасы чараларга бик тыгыз булды. Ял итүче балаларның физик һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән күп чаралар ачык һавада оештырылды. Туклану да файдалы продуктлардан булды. Иртәнге зарядка, хәрәкәтле уеннар, интеллектуаль кызыклы, мавыктыргыч чаралар көн саен үткәрелде. Ял итүче балалар белән без шәһәрнең балалар үзәк китапханәсендә, кинотеатрда, Ябалакта, атлар асраучы клубында экскурсияләрдә булдык. Үзәк балалар китапханәсендә ел саен кызыклы, эчтәлекле чаралар үткәрелде. Быел да китапханә белән элемтәбез өзелмәгәненә шатбыз, аларга рәхмәтлебез. Себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре безнең Абрамка паркында мавыктыргыч чаралар оештырдылар. Татар үзәге белән дә элемтәбез өзелми.

Лагерьда ял итүче балалар белән юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән килгән вәкилләр, Балалар хокуклары буенча инспекторлар белән очрашулар, алар белән үткәрелгән кызыклы, гыйбрәтле әңгәмәләр дә файдалы булды. Д.И.Менделев исемендәге Тубыл педагогия институтыннан студентлар вожатыйлар булдылар. Безнең мәктәп балалары кызыксынучан, активлар. Алар яратып балалар өчен оештырган милли бәйрәмебез Сабантуенда, спорт ярышларында да катнаштылар. Тәрбиячеләрнең, укытучыларның балаларны кызыксындырып оештырган чаралары, ял итүчеләрнең һәр көне уңай эмоцияләр, яхшы кәеф белән узды,”-дип сөйләде.

Мәктәп янындагы лагерьда ял итүче балалар быел да күп була. “Кояшкай” балаларның яраткан ял итү лагеренда смена гөрләп уза.

                                                       Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*