tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда балалар Сабан туе үтте
Тубылда балалар Сабан туе үтте

Тубылда балалар Сабан туе үтте

Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә балалар Сабан туен үткәрү матур гадәткә әверелде. Кояшлы, матур көн, бәйрәмчә бизәлгән мәктәп каршындагы мәйданда узып барган Сабан туена җәйге балаларны сәламәтләндерү лагерьларда ял итүчеләр, балалар бакчаларыннан килгән тамашачылар җыелды.

Гореф-гадәтләребезне, йолаларбыбызны барлап, милли көйләр яңгыратып Сабан туе башланды. Бәйрәмгә килүче балаларны, укытучыларны, тәрбиячеләрне, ата-аналарны, шәһәр халкын алып баручы Эмилия Абайдуллина һәм Екатерина Трошкова сәламләделәр. Милли бәйрәмебез Сабантуе белән тамашачыларны, катнашучыларны шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннур хәзрәт Казыймов котлап, теләкләрен юллады, Коръән аятьләрен укыды. Бәйрәм белән тамашачыларны, шәһәр кунакларын директорның тәрбия эше буенча урынбарсары Ольга Коробейникова котлады.

Сабантуйда балаларны сәламәтләндерү җәйге ял лагерьларыннан күп катнашучылар булды. Тамаша милли җырлар, биюләр белән үрелеп барды.

Сабантуйның иҗади бүлеге бәйрәм сәхнәсендә тәмамлангач, күркәм традицияләрне саклап, балалар өчен милли уеннар, күңел ачу чаралары, спорт ярышлары оештырылды. Балалар берсеннән-берсе узыша-узыша капчык киеп йөгерделәр, милли көрәш һәм командалы уеннарда катнаштылар, канат тартып карадылар. Конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләрне призлар белән бүләкләделәр.

Сигез мәйданчыкта узган ярышларда шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән, җәйге балаларны сәламәтләндерү ял лагерьларыннан килгән мәктәп укучылары актив катнаштылар. Аларның күңелендә сакланган милли бәйрәмебез бай эчтәлеге, күләме, чыгышлары белән истә калыр. Күтәренке рухта дәвам иткән бәйрәмнән һәркем канәгать булды, оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп таралыштылар.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*