Тубыл шәһәрендә яшәүче Хәсән һәм Хөсәен Арангуловларның “Батыр колобок” исемле яңа китап презентациясе үтте. “Батыр колобок” рус халык әкияте “Колобок”ның дәвамы. Чара шәһәрнең А.С.Суханов исемендәге китапханәсендә мәдәният, фән эшлеклеләре, иҗатташ дуслары катнашында узды. Рус телендә әкиятләрне оста укучы, шәһәрнең танылган лекторы, ветеран укытучы Татьяна Щукина чараны оста ачып, китап презентациясенә килүчеләргә, яңа китап авторларына җылы котлау теләкләрен юллады.

Балаларның тормышында әкиятләр зур урын алып торалар. Кече яшьләреннән баланы шәхес итеп формалаштыруда балалар өчен иҗат ителгән әкиятләр, халык әкиятләре мөһим роль уйный. Начарны яхшыдан аера белергә, яхшыны яклый белергә өйрәткән, явызлык белән килешмәү турында әкиятләр, яңа китаплар чыгу бүген бик урынлы. Яхшылык яманлыкны җиңеп чыгуына ышандырган әкиятләрне балаларга күбрәк укырга кирәк. Без китапны чыгаруда ярдәм күрсәткән Тубыл шәһәренең мактаулы гражданы Виктор Зыринга рәхмәтлебез. Тубылның Сергей Жмуров нәшриятында балалар өчен 1000 данәдән торган “Батыр Колобок” китабы дөнья күрде”,-дип сөйләделәр. Китап матур, төсле иллюстрацияләр белән баетылган.
Рәсемнәрне Хәсән белән Хөсәен үзләре ясыйлар. Бу китапны киләчәктә татар теленә тәрҗемә итү дә планнаштырылган. Китап яратучы якташларыбыз “Батыр колобок” китабы белән Тубыл шәһәре китапханәләрендә таныша алалар. Чара авторлар башкаруында ”Тубыл Гимны” белән йомгакланды. Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар китап яратучы дусларына, чарага килгән якташларына рәхмәтләрен белдерделәр.
Иҗаттан башка Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар Төмән өлкәсенең көч экстримы федерациясенә нигез салучылар һәм президентлары, Россия һәм дөньякүләм рекордсменнар, бөтендөнья баһадирлар лигасы вәкилләре. Шәһәрнең танылган җәмәгать эшлеклеләре, композиторлар, рәссамнәр, язучылар Хәсән һәм Хөсәен Арангуловларга тагын да югары иҗади уңышларга ирешүләрен һәм җылы теләкләребезне юллыйбыз.
Римма Умитбаева.
Тубыл
