tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда «Илһам» себер татарларының рәсемле-декоратив иҗат конкурсына нәтиҗәләр ясалды
Тубылда «Илһам» себер татарларының рәсемле-декоратив иҗат конкурсына нәтиҗәләр ясалды

Тубылда «Илһам» себер татарларының рәсемле-декоратив иҗат конкурсына нәтиҗәләр ясалды

Шушы көннәрдә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәнияте үзәгендә даими үткәрелеп килүче «Илһам» себер татарларының рәсемле-декоратив иҗат конкурсына нәтиҗәлөр ясалды. Бу хакта «Себер татар дөньясы» телеграм-каналы хәбәр итә.

Конкурс яшь рәссамнар, сәнгатькә тартылучы сөләтле балаларны, мәктәп укучыларын ачыкларга ярдәм итә. Быел конкурска 200гә якын баладан гариза килгән. 2019 елда беренче тапкыр оештырылган конкурста катнашучыларның саны сизелерлек аз булган. Якынча 30-35 катнашучы гына теләк белдергән.

Быел конкурс матур картиналардан һәм нәфис рәсемнәрдән алып, себер татарларының бай гореф-гадәтләрен һәм орнаментларын чагылдырган үзенчәлекле эшләнмәләргә бай булган. Конкурсны оештыручы Зөфәр Курманов белдергәнчә, конкурс татар рәсем сәнгатен һәм декоратив-гамәли иҗатны саклап калуга юнәлдерелгән. Конкурс балаларга үзләренең иҗади потенциалын ачарга мөмкинлек бирә. «Быелгы конкурста күпсанлы баларның катнашуына үзебездә әзер булмадык», – ди ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*