Тубыл шәһәре “Бердәм Россия” партиясенең шәһәрдәге бүлекчәсе һәм шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы “Ак калфак” белән бердәмлектә “Бердәм Россия” партиясе бинасындагы залында тыл ветераннары, сугыш чорында туып үскән якташларыбыз, махсус хәрби операциядә булган тубыллыларның гаиләләрен җыеп Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган чара үткәрделәр. Бәйрәмгә килүчеләрне шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитин, шәһәр иҗтимагый палатасы әгъзасы Айсылу Юнысова котладылар. Чарада 80 яшьләрен узган тыл ветераннары, әниләре белән килгән мәктәп яшьтәге укучылар да катнаштылар.
Бөек Җиңү бәйрәме, илебез тарихы турында педагогик фәннәр кандидаты Клим Садыйков, тыл ветераны Нурҗиан Салихов һәм Шихабетдин Шәрипов хатирәләре белән уртаклаштылар. Ветераннар авырчылыкларга бирелмәгән, бердәм булган халкыбызның батырлыгы турында сөйләделәр. “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Әптелмән кызы Юнысова Бөек Ватан сугышы елларында яңгыраган җырлар башкарды. Өлкән яшьтәге кунаклар авыр сугыш елларында һәм сугыштан соң да җиңел булмаган елларны искә алдылар. Махсус хәрби операциядә булган якташларыбызның балалары ветераннар хөрмәтенә шигырьләр сөйләделәр. Милли ризыклар табыны артында узган матур чарада кунаклар чәйләр эчеп, аралашып, тарихи вакыйгаларны искә алдылар.
“Балачак йорты” нда бәйрәм
Гаилә елына багышланган чара Тубылдагы өлкәбезнең автоном учреждениесе “Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга ярдәм күрсәтү” “Балачак йорты” үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен халкыбызның мәдәнияте, милли ризыклары белән таныштыру чарасы үткәрелде. Бәйрәм чарасын оештыручы шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова һәм әгъзалары татар һәм рус телендә җырлар башкардылар, милли мәдәниятебез, халкыбызның милли ризыклары белән балаларны таныштырдылар. Узган чара турында Айсылу Әптелмән кызы:”Гаилә елы”на багышлап үткәргән бәйрәм “Тәмле дәрес,” формасында үтте. Үзебезнең оешмабыз белән таныштырганнан соң Равиля Фазылова милли ризыкларыбыз турында сөйләде. Тимур Мөхәммәт улы Ниязов балаларны сәламләп уңышлар теләде. Рухи һәм мәдәни мирасыбызны саклап, мәдәниятебез белән балаларны таныштырып милли ризыклар белән тулы чәй табыныны артында чара дәвам итте. Монда тәрбияләнүче балалар үзләренең иҗаты-Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган рәсемнәрен күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Без оешмабыз исеменнән“Балачак йорты” үзәге җитәкчесе Венера ханым Бакиевага, хезмәткәрләренә, тәрбиячеләренә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Чараларны үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән Эдуард Мөхәммәт улына, милли ризыклар пешергән Равиля Фазыловага һәм Иляна Поповага уңышлар телим. Балалар рус һәм татар телендә җырлар тыңлап, биеп күңелле, файдалы ял иттеләр,”-дип сөйләде.
Римма Умитбаева.
Тубыл