Тубыл шәһәренең Д.И.Менделеев исемендәге пединститутында (Төмән дәүләт университетының филиалы) “Себердә бохарылылар” IIIХалыкара фәнни симпозиумы узды. Симпозиумда катнашучыларны Тубыл педагогия институты директоры Надежда Еговцева; Төмән дәүләт университетының беренче проректоры Андрей Толстиков; Бохара дәүләт университетының халыкара хезмәттәшлек буенча проректоры Аброр Джураев(Үзбәкстан республикасы); Анкарадан(Төркия) күренекле сәяхәтче, публицист, педагог Габдрәшит Гомәр улы Ибраһимовның оныгы Неслихан Аксой сәламләделәр.
Фәнни чара турында филология фәннәре докторы, профессор Гүзәл Фәйзуллина:”Симпозиум Төмән һәм Бохара университетлары арасында имзаланган үзара аңлашу турындагы меморандум кысаларында үткәрелде. Бохара һәм Төмән төбәге күп еллар дәверендә тыгыз элемтәдә булалар. Себердәге бохарлы татарларның тарихи уртаклыгы бар. Бохарылыларның теле, мәдәнияте, милли ризыклары, гореф-гадәтләре, һөнәрләре себердә яшәүче татарларның тарихына йогынты ясый. Ике илнең мәдәни элемтәләре өлкәсендә фәнни эзләнүләргә таянып, нәтиҗәләр ясап, фикер алышу, уртак фәнни проектларны гамәлгә ашыру маскаты белән симпозиум оештырылды. Симпозиум онлайн һәм оффлайн форматта узды. Катнашучылар күп булды. Пленар утырышта тарих фәннәре докторы, Бохара дәүләт университеты профессоры Шодмон Хөсәен улы Вохидов “Үзәк Азияннең интеграцион киңлегендә Бохара һәм бохаралылар” темасы белән чыгыш ясады.
Бохара, Үзбәкстан Республикасы һәм Россиянең Көнбатыш Себер төбәге арасында күпкырлы элемтәләр турында фикер алышу традцион фәнни мәйданчыгына әверелде. Биредә Бохара, Ташкент, Анкара, Казан, Уфа, Төмән, Тубыл, Омск, Сургут шәһәрләреннән галимнәр катнаштылар. Чыгышларда Төркиядә күчеп килгән бохарылыларның чит телле һәм чит мәдәниятле мөхиттә адаптация үтү шартларын, үзенчәлекләрен ачыклауны күздә тоткан яңа бер юнәлеш өстәлде. Актуаль мәсъәләләр буенча фикер алышуда Тубыл шәһәре Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, Тубыл шәһәренең 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Әлфия Петухова, Прииртышский урта белем бирү-Ябалак урта белем бирү мәктәбе, Хуҗайлан башлангыч сыйныф мәктәбе мөдире Альбина Азисова, татар теле әдәбият укытучысы Тәнзилә Тимканова, ветеран укытучы Начифа Казымова, Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге директоры Гөлнара Кәримова, Тубыл шәһәре татар милли мәдәни автономиясе рәисе Нурилә Шамратова, укытучылар, өлкәбезнең танылган шагыйрәсе, туган теленә, туган иленә, гражданлык лирикасына багышлап иҗат иткән шигырьләре белән танылган Фәхриҗамал Утяшева тормыш иптәше Чәгвар абый белән катнаштылар, чыгыш ясаучылар күп булды. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан вәкилләр дә булдылар.
Халыкара симпозиумында катнашучылар чараның актуальлеген, гамәли әһәмиятен билгеләп үттеләр, киләчәктә хезмәттәшлек итүгә өмет белдердәләр. Аброр Джураев Бохара дәүләт университетының 95 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Себердә Бохарылылар” IV Халыкара фәнни симпозиумының чаралар программасына кертү тәкъдиме белән чыкты. Фәнни чараның программасы бай, эчтәлекле булды”,-дип сөйләде.
Римма Умитбаева.
Тубыл.