tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү курслары эшли башлады
Тубылда татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү курслары эшли башлады

Тубылда татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү курслары эшли башлады

Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтында (Төмән дәүләт универститеты филиалы) татар теле һәм әдәбияты буенча укытучылар әзерли башладылар.

Бер еллык курслар формасында оештырылган татар теле һәм татар әдәбияты белгечлеге буенча педагогик кадрлар әзерләүне яңадан кайтарып эшли башлаган курсларның программасы, максаты белән профессор Гүзәл Фәйзуллина таныштырды.

Курсларның төп максаты-педагогик кадрлар әзерләү. Тыңлаучыларның татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә теория һәм практика буенча белемнәрен күтәрү, татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасын, яңа технолгияләрен өйрәтү. Татар юнәлшендә әйдәп баручы белгечләр тәрбияләү. Беренче җыелышта укырга теләүчеләрне, укытучыларны, оештыручыларны педагогик фәннәр докторы, институт директоры Надежда Еговцева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин сәламләделәр, уңышлар теләделәр. Безнең инициативаны хуплаучы, ярдәм итүче Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка, Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихка рәхмәтлебез. Тубыл пединститутында курслар икенче ел үткәрелә. 2023-2024 уку елында татар теле һәм татар әдәбияты белгечләрен әзерләү программасы буенча ун тыңлаучы студентлар укып, программаны үзләштерә алдылар. Алты студентыбыз югары белем алу уку йортында төп белгечлек буенча укуларын дәвам итәләр. Бу курсларда белем алган һәм безнең пединститутны тәмамлаган яшь һөнәр ияләре урта белем бирү оешмаларына, мәдәният һәм яшьләр сәясәте учрежденияләренә эшкә урнаштылар-дип сөйләде.

Быел да татар теле һәм әдәбияты буенча укытучылар әзерләү курсларның белем бирү программасын гамәлгә ашыру өчен югары квалификацияле галимнәр, укытучылар эшлиләр.

Курсларда татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен өйрәнергә теләүче студентлар төрле өлкәләрдә эшлиләр. Алар татар юнәлешендә, татар мохитендә кайнап яшәгән яшь белгечләр. Киләчәктә татар теле һәм әдәбияты укытучы һөнәрен сайларга теләүчеләр дә бар. Тубыл шәһәренең Александр Алябьев исемендәге сәнгать мәктәбенең өстәмә белем бирү укытучысы, рәссам-иллюстратор Асия Закорюкина:”Без татар теле һәм әдәбияты нигезләрен, татар халкының тарихын, этногенезын өйрәнәбез, милли мәдәниятебездән илһам алып, яңа өстәмә белем алабыз. Татар теле һәм әдәбиятны өйрәнү-безнең милләткә якын булган башка төрки халыкларның.телләрен аңлау өчен тагын бер мөмкинлек тә. Курсларны оештыручыларга рәхмәтләремне белдерәм,”-дип фикерләре белән уртаклашты.

Тубыл тарих-архитектура музей тыюлыгында хезмәт итүче экскурсовод Яна Абдуллина:”Соңгы елларда Тубыл шәһәренә күп туристлар килә. Татарстаннан да килүчеләр бар. Музейда эшләгән дәверемдә мин көн саен илебез тарихының һәм мәдәниятенең күпкырлы мирасы белән танышам. Татар теле, мәдәниятебез шәһәребез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Курсларда без татар теленең, мәдәниятенең байлыгын өйрәнәбез. Яңа мөмкинлекләр ачкан курсларда белем алганыма мин шатмын,”-ди. Бу төркемнең старосталары да сайланган. Ул “Дуслар” татар яшьләре төркеме рәисе Рөстәм Гайсин. Сабантуйда ат чабышын, спорт ярышларын оештыруда ярдәм итүче, Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин, Советлар союзы Герое Муса Җәлил исемнәренә багышланган стритбол ярышларын оештыручы да. Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү курслар турында:”Киләчәктә татарча араларышрга, сөйләшергә телим. Татар телен саклап калырга ярдәм итәсе килә,”-диде.

Курсларны оештыручылар белән тыгыз элемтәдә булган, татар теле һәм әдәбияты курсларының эшләп китүе белән оештыручыларны һәм тыңлаучыларны Тубыл шәһәре 15нче мәктәп директоры Әлфия Петухова, ветеран укытучы, педагогик фәннәр кандидаты Клим Садыйков котладылар.

Зур хөрмәткә лаеклы татар теле һәм әдәбияты курсларын оештыручыларга, укытучыларга, тыңлаучыларга җаваплы эшләрендә зур уңышлар телибез.

Римма Умитбаева.

Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*