tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда татарларга кагылышлы тарихи китап тәкъдим ителде
Тубылда татарларга кагылышлы тарихи китап тәкъдим ителде

Тубылда татарларга кагылышлы тарихи китап тәкъдим ителде

Яңа фәнни, тарихи китап презентациясе Тубыл шәһәре Себер белән идарә итү тарихи музеендагы Наместник сараенда үтте. «Морза Колмәмәтьевлар. 1нче китап. Хакимият һәм куәт. (XVII-XVIII гасырлар)”дип исемленгән яңа китапның авторы-Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлегенең Тубыл комплекслы фәнни станциясенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских. Авторны котларга хакимият вәкилләре, 100 артык кунак, якташлары, коллегалары килгән иде.

Чарада өлкә милләтләр комитетының милли-мәдәни берләшмәләр эшләре бүлеге башлыгы Вилдан Якупов, өлкә милли мәдәни автономия рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, Данияр Әхмәтов, Тубыл шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр иҗтимагый палатасы рәисе Станислав Козлов авторны котлап китапның мөһимлеге, кирәклеге турында әйттеләр.

Чарада Себер тарихында әһәмиятле эз калдырган атаклы  Колмәтьевлар нәселенең күпсанлы вәкилләре, галимнәр, Россиянең азия өлеше мөселманнары Диния нәзәрәтенең Төмән өлкәсе идарәсе рәисе, Тубыл шәһәренең Җәмигъ мәчете баш имам –хатыйбы Ибраһим Сухов, Сабанак мәчете хәзрәте Шәриф хәзрәт Бохартдинов, ветеран укытучылар, массакүләм мәгълүмат чараларыннан вәкилләр, тарих белән кызыксынучылар, туган якны өйрәнүчеләр, Сабанак авылыннан милләттәшләребез, катнаштылар. Үзенең фәнни, иҗади хезмәте турында Зәйтүнә Әбдрәшит кызы:”Китап 120 данә тираж белән чыкты. Тарихи һәм архив документларга таянып язылган, Себернең танылган һәм абруйлы ыругы булган татар морзалар Колмәмәтьевлар турында беренче фәнни хезмәтләрем 1998нче елда чыккан иде. Себердә Ислам дине традицияләрен саклауда Колмәмәтьевларның роле, шулай ук аларның Россия дәүләтенә хезмәт итүдәге эшчәнлекләрен күрсәткәне турындагы яңа китап күпьеллык тикшеренүләргә, фәнни чыганакларга, документларга, туганнарның хатирәләренә нигезләнгән, Тубылның тагын бер бай тарихи битен ачкан зур фәнни хезмәт. Китапның рецензентлары танылган галимнәр тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайловка (Казан), Фаил Сафинга (Уфа), тарих фәннәре кандидаты Светлана Моратовага (Тубыл), китапның редакторы-тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковка (Казан) рәхмәтләремне белдерәм. Китапны бастыруда матди ярдәм күрсәткән Татар дворяннар җыелышының Төмән бүлегенә, Данияр Әхмәтовка рәхмәтлемен”,-диде.

Презентация барышында чыгыш ясаучыларга автор Зәйтүнә Тычинских һәм Данияр Әхмәтов бүләккә яңа китапны тапшырдылар.

Туган ягы, якташлары турында күп мәгълүматны җыеп, туплап китап чыгару зур хезмәт. Бу бсманың әле дәвамы да булыр. Изге эшләр башкаручы китап авторы, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Әбдрәшит кызы Тычинскихка рәхмәтләребезне юллап, киләчәктә дә фәнни эшендә яңа уңышлар телибез.

Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*