tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда яшәүче Гөлфия Абайдуллина Рәхмәт хатына лаек булды
Тубылда яшәүче Гөлфия Абайдуллина Рәхмәт хатына лаек булды

Тубылда яшәүче Гөлфия Абайдуллина Рәхмәт хатына лаек булды

27 сентябрьдә илебездә Тәрбияче һәм мәктәпкәчә хезмәткәр көне билгеләп үтелә.

Тәрбияче хезмәте элек-электән җиңел булмаган. Тәрбияче күп сабырлык сорый, балалар күңеленә юл таба торган һөнәр.

Гөлфия Абайдуллина хезмәт эшчәнлегенең уңышлары өчен өлкә мәгариф һәм фән департаментының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ул Тубыл шәһәренең 15нче урта белем бирү мәктәбе каршындагы 5нче балалар бакчасының өлкән әзерлек төркемендә 30 бала белән эшләүче тәрбияче бу хакта үз фикере белән уртаклашты: ”Хезмәтемә югары бәя бирүләренә шатмын. Тәрбиячеләрнең эше җаваплы. Без балаларга игътибарлы булырга, аларны кызыксындыра алырга тиешбез. 30 бала белән эшләү җиңел булмасада аларны кызыксындырып була. Балалар төрле уеннарда уйнарга яраталар.

Балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелә. Тәртипле булып үссеннәр өчен кече яшьтән балаларны төрле мавыктыргыч, белемнәрен күтәрү дәресләрендә әңгәмә корабыз, патриотик чараларда тәрбияви темага сөйләшәбез. Балалар кече яшьләреннән туган илебезгә тугрылыклы, игелекле, ярдәмчел булып үссеннәр өчен, алар белән әңгәмә корырга, сөйләшергә, сорауларына җавап бирергә кирәк. Балалар бакчасына йөрүче балалар хәрәкәтле уеннарны яраталар. Көн саен нинди дә булса чара үткәрелә,”-дип сөйләде.

Гөлфия Абайдуллина мөһим һәм кирәкле һөнәрне сайлый. Ул Тубыл педучилищесын, аннары Тубыл пединститутының мәктәпкәчә бүлеген уңышлы тәмамлый. Шәһәрнең себер татар мәдәният үзәгендә мәгариф бүлеге эшләгән чорны татар теле түгәрәген алып бара. Ул елларны да эшен яратып, һәр кеше белән уртак тел табып эшли. Балалар бакчасында эшләгәненә дә 15 елдан артык вакыт узган.

Шактый тәҗрибә туплаган, яңалыкка омтылган, тырыш, сабыр холыклы тәрбияче Гөлфия Тимерали кызын һөнәри бәйрәме, уңышлары белән котладык. Ул:”Узган елны безнең балалар төрле бәйгеләрдә катнаштылар. 1,2 урын Дипломнар белән бүләкләнделәр, призлы урыннар алдылар. Эшемдә туплаган белемемне һәм тәҗрибәмне уңышлы файдалана алганыма мин шатмын. Тәрбияче булып эшләү җиңелме? Бу сорауны еш бирәләр. Җиңел түгел. Тәрбияче балаларны яратса, ата-аналар белән уртак тел табып эшләсә, иҗади эзләнүдә булса хезмәтенең нәтиҗәсе күренә,”-диде.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*