Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә «Себер мирасы» дип аталган шигърият кичәсе узды. Чараны «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы себер-татар мәдәният үзәге белән бердәмлектә оештырдылар. «Ак калфак» оешмасы рәисе Айсылу Юнысова шәһәребездә яшәп шигырьләр иҗат иткән, милләттәшләребезгә таныш булган сәләтле җирле шагыйрьләрне чакырып, аларның иҗаты белән танштырды. Кичәнең төп геройлары үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Күпләргә таныш булган, рус һәм татар телендә матур шигырьләр иҗат иткән Марат Шәрипов иҗат юлы турында сөйләде, шигырьләрен укып ишеттерде. Аның шигырь җыентыклары белән күпчелек укучылары таныш. Сөнгатулла Бекенин, Заһидә Бекенина, Гөлминур Давалева, Дилә Хәбибуллина иҗат иткән шигырьләрне авторлар үзләре укыды. Айсылу Әптелмән кызы: «Шигърият мәдәниятләрне, кешеләрне берләштерә. Шигъри юлларга салынган хисләр, фикерләр шигырь яратучыларның күңелләренә үтеп керә. Бу очрашу катнашучыларның, тыңлаучыларның күңелләрендә матур хисләр уятты. Чарага килгән Рауза апа һәм Клим абый Садыйковларга, Зәкинә Арангуловага рәхмәтлемен. Яңа иҗат юлына баскан, беренче шигырьләрен язган Фәния Мелибаева, Әминә Биктимировага иҗат уңышлары телимен. Милли-мәдәни традицияләребезне саклауга зур игътибар биргән, иҗатлары белән мәдәниятебезне үстерүдә өлеш керткән иҗат ияләренә Тубыл шәһәре Думасы рәисе Михаил Никитин исеменнән һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсеннән бүләкләр тапшырылды.
«Себер мирасы» шигърият бәйрәмен үткәрүдә ярдәм иткән себер-татар мәдәният үзәге директорының урынбасары Елена Чегодаевага, Зөфәр Кормановка, Зөфәр Янгуловка, «Ак калфак» оешмасы әгъзалары Эдуард Юнысовка, Тимур Ниязовка, Фәридә Локмановага, Равилә Фазыловага, Лилия Саликовага, Әминә Биктимировага, Камилә Хәкимовага, Фәния Мелибаевага, Әлфинур Айтмәмәтовага, Анжелика Юминага изге эшләрендә уңышлар телим», – диде.
Һәркемгә рухи байлык биргән шигърият бәйрәмен үткәрүне традициягә кертеп, ел саен оештыру кирәклеге тәкъдим ителде. «Себер мирасы» шигърият бәйрәме дәвамлы булсын. Кичә ахырында Айсылу Юнысова, Зөфәр Янгулов җырлар башкардылар. Милли, мул табын артында аралашып, фикерләр белән уртаклашып, шигырьләр тыңлап, халкыбызның матур бәйрәм чарасы йомгакланды.
Чыганак: yanarish72.ru.