Чәчәкләргә-гөлләргә күмелеп утырган Туембаш авылына кергәч шаккатып калдык. Мондый гөлбакчалы урамлы авылны күргән юк иде әле. Монда гөлләр өйләргә сыймыйча урамнарга чыккан. Ул йортлары берсеннән-берсе шәп. Таза тормышлы, уңган-булган кешеләр яшәгәне әллә каян күренеп тора.
Итекчеләр яши биредә. Буыннан-буынга күчкән итек басучылар болар. Бүген авылда бу производствоның нинди генә төрен күрмисең. Кемдер йон тетә, кемдер калыплый, резин төпле һәм төпсез итек басучылар да күп. Болар элеккеге кебек өйдән-өйгә йөреп итек басучылар гына түгел. Һәрберсе заманча эш алымнарын кулланып, базар шартларына яраклашырга тырышып үз цехын булдырган. Төрле бизәкләр чигеп итекләр эшләүчеләр дә шактый күп. Әлбәттә, соңгы вакытта кышларның җылы килүе беркадәр җитештерүгә зыян салган. Ирләр шуңа да Кукмарага башка заводларга эшкә йөри башлаган.
Авылда тугыз еллык мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты эшләп килә. Яңа мәчет салганнар. Балалар бакчасын 2015 елда төзиләр. Бүген бакчага 29 бала йөри. Узган ел 35 бала була. Аңарчы авылда бер дә бакча булмаган. Авылның югары очында – Әниләр чишмәсе, икенче ягында – Әтиләр чишмәсе бар. Аларның икесен дә 2019 елны ачканнар.
Һәрбер капка төбендә чәчәкләр кую өчен тимердән махсус эшләнмәләр барлыгын әйткән идек инде.
– Без авыл җирлеге башлыгы белән утырып сөйләшәбез дә, бер карарга киләбез. Быел җирлекне матурлау өчен нәрсә эшли алабыз? Әнә шулай чәчәк савытлары өчен тимер эшләнмәләр ясаттык. Аларны чәчәкләр үстерергә яратучы кешеләрнең өйләре каршына куйдык. Утырту, су сибү буенча һәркем үзе җавап бирә. Чәчәкләрне ярата торган кешеләр артып тора. Нишләп безгә дә куймыйсыз дип сорыйлар? Су сибәргә кирәк әлбәттә, – дип сөйли Туембаш авылы мәдәният бүлеге мөдире Минзәлия ханым.
Быел көннәр бөркү торганга кайбер чүлмәктәге гөлләр үсми дә калган. Моңарчы шау чәчәктә үскәннәр дә сулыкканнар. Минзәлия ханым үзләренең гел кыйммәтле орлыклар алуын сөйли.
Авылда электән үк апка баганалары таштан, кирпечтән калын итеп өеп эшләнелгән булган. Бүген аларның күбесе алмаштырылган инде. Хәзер заманча капкалар куела.
– Элек гел шушындый таш капкалар иде. Бүген бик яхшы итеп бизәкләп эшлиләр. Йортларны матур итеп салалар, гел яңартып торалар, – дип таныштыралар безне авыл белән.
Әйе, өйләрне дә үзенчәлекле итеп каплаулы итеп эшлиләр биредә. Өй, гараж бер түбә астына кертелгән. Туембашта бүген 495 кеше яши. Китеп кайтучылар да күп. Читтә эшләп кайтып, яңа йортлар эшләүчеләр дә күп. Күпләр Якутия якларында яшәп кайткан. Шушында гомер буе яшәп, итек басуны зур һөнәр итеп көн күрүчеләр дә күп.
Рәҗәп Хәләветдиновлар гаиләсе умарта белән генә шөгыльләнми, әлбәттә. Итек белән дә кәсеп итәләр.Үзләре дә басалар, кешегә бастыралар. Җон тетү цехлары да бар. Сабирҗановлар да итек тә баса, тавыклар да саталар. Болары Зариповлар – алар да итек баса. Монда итек басмый торган гаилә сирәк. Җыенысы итек баса. Һәрбер өйдә итек басучы бар. Биш кием басамы, ун киемме – барыбер баса. Менә шулай авыл кешеләренә кыскача бәяләмә биреп үтик.
Авылдагы күп яңалыклар грандлар ярдәмендә хәл ителгән. Чишмәләр дә, балалар мәйданчыгы да төзелгән. Авылдашлары Илдус Харис улы Габдрахмановка да рәхмәтле алар. Ул туган нигезенә эзен суытмый, авылдашлары белән гел очрашып тора.
Биредә бик иманлы халык яши. Дини укытулар да алып барыла. Бүгенге авылның бәрәкәтле тормышы аның иманлы булуында дигән нәтиҗәгә килдек без. Туембашка килүебез дә юктан гына булмады. Шушы авылның китапханәчесе Фәнүзә газетабыз журналисты, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова белән бик җылы очрашу кичәсе оештырды. Балалар да шагыйрәнең күп шигырьләрен ятлап килгәннәр иде.
Нәрсә генә язсак та, ошады безгә Туембашның чәчәккә күмелгән мәле. Ихлас, эчкерсез кешеләре дә күңелдә алды.
Рәсимә Галиева