tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия милли драматургия театр фестиваль-бәйгесе Түбән Камада беренче тапкыр узачак
Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия милли драматургия театр фестиваль-бәйгесе Түбән Камада беренче тапкыр узачак

Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия милли драматургия театр фестиваль-бәйгесе Түбән Камада беренче тапкыр узачак

13 – 18 октябрьдә Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышланган «Заман кыңгыравы» Бөтенроссия милли драматургия театр фестиваль-бәйгесе үткәреләчәк.

Бер атна дәвамында тамашачыларга татар әдәбияты классигы, күренекле драматург Туфан Миңнуллин пьесалары буенча татар, башкорт, рус, мари, каракалпак телләрендә куелган спектакльләр күрү насыйп булачак.

Спектакльләрне сез өч мәйданчыкта, Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры, Халык иҗаты йорты һәм Яшь тамашачы театры сәхнәләрендә күрә алачаксыз.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*