Шул исемдәге бәйрәм чарасы күптән түгел Салкын-Чишмәдә узды. Ул авылга нигез салынуның 110 еллыгына багышланган иде. Анда хөрмәтле авылдашлар, ерак араларны якын итеп туган төбәгенә кайткан мөхтәрәм кунаклар катнашты. Мәгълүм булганча, Салкын-Чишмә хезмәт сөючән, тырыш-уңган, тапкыр-зирәк халкы белән танылу алган. Җир җимертеп эшлиләр дә, күңелле ял да итә беләләр монда.
Күркәм чара барышында тәүдә сүз авылның имам-хатибы Дамир хәзрәткә бирелде. Кадерле кунакларны шулай ук авыл җирлеге башлыгы Альфред Габделрәшит улы Дәүләтгәрәев тәбрикләде. Бәйрәмне алып баручылар Зөмәрә һәм Ленар гүзәл төбәк тарихына бераз байкау ясады. Моннан нәкъ 110 ел элек бирегә үз гаиләләре белән Гали, Садыйк, Ибрай, Камали исемле ир асыллары килеп урнаша. Көмештәй саф сулы салкын чишмәләргә ифрат бай була әлеге урыннар. Сихри табигатьле төбәккә Салкын-Чишмә дип исем бирәләр. Тормыш көтәр өчен барысы да мулдан була монда: таулык, урман-болын, бормаланып аккан елга. Юкка гына сайлап төпләнмәгәндер борынгы бабаларыбыз мондый да гаҗәеп җирлеккә!
Вакыт уза, авыл акрынлап үсә-зурая, ныгый. Күмәкләштерү чорында исә Фрунзе исемендәге аерым колхоз булып оешуга ирешә. Хуҗалыкта нигездә игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Көнне төнгә ялгап дигәндәй хезмәт куйган авыл уңганнары бүген дә хөрмәтләп-ихтирамлап искә алуга лаек. «Авыл тормышы колхоз эшеннән аерылгысыз, — дип җөпли чараны алып баручылар. — Колхозчы тарафыннан түгелгән тирдән елга ясарлык кодрәт булса, ул елга тирән һәм ярсу булыр иде. Атлаган адымнарын юл итеп сузсаң, Җир шарын урап чыгарлык озын юл ясалыр иде…» Шау-шулы колхозлашу чоры, коточкыч авыр сугыш еллары, сугыштан соңгы ач-ялангач заманалар — барсын да үз башыннан үткәрә салкынчишмәлеләр.
Ниһаять, бераз хәл-тын алып, тернәкләнә башлаган вакытлар. Тора-бара яңа йортлар салу, хуҗалыкны тергезү, аякка бастыру. Шул ук вакытта бергәләшеп күңел ачулар, кәефләнеп кич утырулар… Авылдашлар һаман булса сагынып искә ала ул елларны. Үз көчен кызганмый, вакыт белән исәпләшми, җанын-тәнен биреп ныкышмалы хезмәт куйган апа-абыйларга чиксез рәхмәт, мәңгелек дан!
Әлбәттә, чын мәгънәсендә авыл күрке, белем-мәдәният учагы булган Мәктәп турында аерым бәянләү мотлак. Бүгенге белән иртәгәне тоташтыручы илаһи күпер ич ул. Тәү башлап хәреф танырга өйрәткән, олы тормыш юлына озаткан хөрмәтле укытучыларны онытырга мөмкинме соң! Фәһимә Яхина, Гөлсинә Хәмидуллина, Нурия Исхакова, Сиринә Мурасова, Әлмирә Әхмәтова — күпләрнең күңел түрендә ядкарь булып саклана әлеге исемнәр. Әйткәндәй, Нурия апа җавап йөзеннән һәммәсен бәйрәм уңаеннан котлады, шигъри юллар бүләк итте. Янә дә авылдашлар сәламәтлеге сагында торган ак халатлылар исеменә дә байтак җылы сүзләр яңгырады тантанада. Салкын-Чишмәдә фельдшерлык пункты 60нчы елларда эшли башлый. «Аеруча Зәһинә апа Залилова турында әйтәсе килә, — дип ассызыклый алып баручылар. — Ачык йөзле, йомшак телле, бик тә чибәр апа иде ул. Бишектәге сабыйларга күрсәткән игътибарын, алар белән дөньясын онытып „нәниләр телендә“ аралашуын әниләр хәтерлидер әле. Халык күңелендә якты шәхес булып урнашып калган Зәһинә апа».
Туган ягына тәҗрибәле белгеч сыйфатында кайткан, гүзәл затлар сәламәтлеге мәнфәгатендә байтак көч салган Лена Дәүләтова да эчкерсез рәхмәт сүзләренә лаек. Бүгенге көндә фельдшерлык пунктына үз һөнәренең остасы, күпкырлы сәләт иясе Энҗе Гыймаева җитәкчелек итә. Аңлашыла ки, олыгаеп барган авыл халкы һәрдаим табиб ярдәменә мохтаҗ. Югары кан басымы, шикәр авыруыннан җәфаланучылар байтак. Энҗе ханым һәрберсенең хәлен җиңеләйтергә омтыла, үтенечләрен җавапсыз калдырмый.
Билгеле, тормыш никадәр мәшәкатьле, тынгысыз булмасын, халык җыр-моңга, кинәнеп ял итүгә тартыла. Узган елда авыл клубының сафка кертелүенә 40 ел тулган. Бу җәһәттән мәдәният учагына 18 ел гомерен багышлаган Зөмәрә Исхакова хакында бәянләү урынлы. Оештыру сәләтенә ия, җыр-моңга гашыйк ханым авылдашлар белән һәрчак уртак тел таба, концерт-спектакльләр куя, яңа талантлар да ача, бәйрәм чараларын үткәрүгә җәлеп итә. Янә дә клуб мөдире булып эшләгән Нәҗибә Ибраһимова, Миргазиян Садыйков, Альбина Зариповалар да халык ихтирамын яулаган. Әлбәттә, клуб белән тыгыз бәйле китапханә хезмәтен дә билгеләү зарур. Озак еллар дәвамында китапханәдә Гөлсинә Хәмидулина эшли. Көндезләрен ул колхоз тормышын чагылдырган «Молния”лар чыгара, кичләрен исә авыл халкын хезмәтләндерә. Ил, район яңалыклары белән даими танышу, әдәби әсәрләр укып ләззәтләнү форсаты олысын-яшен Китап йортына җәлеп итә. Читтән килеп биредә эшләгән Лилия Гәрәева, Гөлнара Мугинова да мәдәни яктырту эшенә үз өлешен кертә.
Бүгенге көндә китапханә хуҗабикәсе — ачык йөзле, мөлаем Зәһинә Ибраһимова. Мәдәни тормыш дәвам итә, кыскасы…
Мәгълүм ки, авылдашлар өчен көнкүреш хезмәтләндерү өлкәсе дә үтә мөһим. Бу уңайдан сатучылар Фәймә Галимова, Рәсимә Мингазова, Рузилә Вәлиева, Венера Батырова, Гөлназ Гобәйдуллиналар эшләгән еллар күңелләрдә сагынычлы хатирәләр булып саклана.
Туган яктан читтә гомер кичергән якташлар да игътибар үзәгендә булды бу көнне. Төрле сәбәпләр аркасында бүтән төбәкләрдә яшәсәләр дә, йөрәк түрләрендә ич аларның авылга бәйле уйлары… Әйе, туган ягы адәм баласына яшәргә көч-дәрман бирә, өмет-ышаныч өсти. Күп еллар читтә гомер итеп, гаиләләре белән авылына кайтып төпләнгән якташлар — моның анык дәлиле. „Зәйтүн абый-Рәмзия апа, Фәйрүз абый-Флорида апа, Флүзә-Фалих, Хәтимә-Сәлихҗан, Нәфис абый һәм Гөлнара, Маннур-Фәридә; Зиләрә, Миңнегөл, Нәдия, Гөлфия апалар… йортларын яңартып, сөенечле хуҗалык мәшәкатьләренә чумып, көн күрәләр“, дип басымлый алып баручылар. Афәрин, хәерлегә булсын!
Сүз уңаеннан. Биредә яшәүчеләр электән озын гомерле булулары белән аерылып торган. Тылсымлы Табигать тәэсиредер, ихтимал. Бүгенге көндә Салкын-Чишмәнең иң өлкән вәкилләре — Галия һәм Мөсәлия апалар. Алар гомер буе авыл умарталыгында эшләгәннәр. Урманга юнәлгән халык һәрчак соклана торган булган умарталык матурлыгына, андагы чәчәкләр төрлегенә. Апалардан соң биредә Ринат Шәрифуллин хезмәт куя, 19 ел гомерен умартачылык һөнәренә арный. Әйе, һәр авыл җирлегенең үз горурлыгы, макталырдай күренекле шәхесләре. Салкын-Чишмә искәрмә түгел. Язучы Әнисә Ибраһимова, профессор Кәүсәр Яхин, эшкуарлар Фәндәс Батыров, Нәдир Сафин, инженерлар Риф, Мәгъсүм, Рәис Сәфиуллиннар, укытучылар Фирая Насыйрова, Лилия Хәкимова, Фәния һәм Тәгъзимә Батыровалар, Динә Гобәйдуллина, режиссер Ләйсән Шәрифуллина… Арытаба да тулылансын бу данлы исемлек, дип телисе кала.
Авыл җиренең үзенчәлеге шунда ки, шатлыклар да, кайгылар да уртак биредә. Кызганычка каршы, махсус хәрби операция мәсьәләсе дә читләтеп үтми якташларны. Беренче көннәрдән үк Ил азатлыгы өчен көрәшүчеләр сафына баскан офицер Рамил Ибраһимов, Рөстәм һәм Руслан Мөхәммәтҗановлар, әлеге вакытта хәбәрсез югалганнар исемлегендәге Ришат Шәрифуллин… Һәркайсы күңел түрендә аларның. Сәхнәгә батыр яугирләрнең әти-әниләре — Зәйтүн һәм Рәмзия Ибраһимовлар, Салихҗан һәм Хәтимә Мөхәммәтҗановлар күтәрелә. Исән-имин туган якларга әйләнеп кайтырга язсын берүк егетләргә!
…Бәйрәм исә ахырына якынлаша. Җыр-моң, котлау-тәбрикләүләр, чыгыш ясаулар, якты хатирәләр-истәлекләр белән үрелеп барган әһәмиятле чараны оештыруда ярдәм күрсәткән, җан аткан авылдашларга, иганәчеләргә ихлас рәхмәт сүзләре яңгырый. Салкын-Чишмәнең олуг юбилее — 110 еллыгы якташларны үз мохитенә җыйнады, очрашу, фикер алышу форсатын бирде. Соңгысы булмас шәт. Алда әле яңа биеклекләр, бәйрәмнәр көтә ич. Кабат очрашуларга кадәр!
Чыганак: yutazy.ru