Ел саен Рамазан-шәриф аеның 1 нче көнендә “Туган авылым” милли-туристик комплексында Татарстандагы зур, күркәм мәҗлесләрнең берсе уза. Гадәттә ул төрле дини оешмалар вәкилләре, җирле хакимият вәкилләре, эшкуарлар, мәдәният эшлеклеләре һәм журналистлар катнашында оештырыла. Быел да бу ифтар искәрмә булмады: анда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Үзәк Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш Мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Казахстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков, Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге генераль консулы Угур Йылмаз, Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Давуд Мирзахани, Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев һәм башкалар катнашты.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге чараның максаты – традицион кыйммәтләрне һәм мөселман мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән. Ифтар кысаларында сәламләү сүзләре һәм дини нәсыйхәтләр җиткерелде, Коръән укылды, нәшидләр яңгырады.
“Туган авылым” комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов Татарстанда ифтарларның еш уздырылуын билгеләп үтте. Ул ифтарда мөселман илләре консулларының катнашуына игътибар юнәлтте, мондый чараларның татар халкының мәдәниятен, рухи кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен яхшырак аңларга ярдәм итүен ассызыклады. Ул, Рамазан аеның бәрәкәтле булуын теләп, Рамазан аенда “Туган авылым”ның көн саен ифтарлар оештырачагын әйтте. Бу халыкка милли мохиткә кушылу өчен уникаль мөмкинлек бирәчәк. Милли комплекс шулай ук XIII Республикакүләм ифтарны оештыруда катнаша, ул 19 нчы мартта «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узачак.
Ә Татарстан Мөфтие, авыз ачу мәҗлесенә җыелган кунакларга мөрәҗәгать итеп, Рамазанны мәдрәсә белән чагыштырды. “Без бер кисәк ипи һәм бер йотым суның кадерен белергә өйрәнәбез; ураза вакытында үзебездә нәфсебезне йөгәнләр өчен көч барлыгын аңлыйбыз, ифтарлар аша вакытның кадерен белергә өйрәнәбез. Таравих намазларында без төнге тәхәҗҗүд намазларына да көчебез җитүен аңлыйбыз, Без бик күп дәресләр алабыз: бу ай дәвамында Коръән укып, без көннең бер сәгатен булса да смартфонсыз һәм социаль челтәрләрсез үткәрә алуыбызны аңлыйбыз”, – диде ул. Мөфти, Рамазан аенда гыйбадәт кылуның фазыйләтләре турында сөйләп узгач, ул барлык мөэминнәрнең изге айда пәкъләнүләрен теләп: “Аллаһ уразабызны кабул итсен, бу мәдрәсәне лаеклы үтәргә, бик күп дәресләр алырга, үзеңне үзгәртергә һәм, ин шәа Аллаһ, бәйрәмне яңа туган сабыйлар кебек бер гөнаһсыз булып каршы алырга насыйп итсен”, – диде Мөфти.
2025 елның беренче ифтары вакытында Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук Радик Абдрахмановка «Туган авылым» милли-туристик комплексына «Muslim Friendly» ирекле сертификация системасы таләпләренә туры килүе турында таныклык тапшырды. «Туган авылым» Россиядә таныклык алган беренче комплекс булып тора. «Туган авылым» «Muslim Friendly» ирекле сертификация системасы таләпләренә туры килә, чөнки аның территориясендә сертификация узган “Алан аш” хәләл кафесы, Рамазан аенда ураза тотучылар өчен ифтарлар оештырыла торган Рамазан чатыры һәм мәчет бар.
«Muslim Friendly» — ул хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмаларының мөселманнарның мәдәни һәм дини ихтыяҗларына карата лояльлек системасы һәм хәләл стандартларга тулысынча туры килүгә кадәрге бер этап. Программаның максаты- мөселманнарга карата дустанә булган иҗтимагый киңлекләрне тамгалау.
Радик Абдрахманов, Мөфтигә рәхмәт белдереп, “үзләре өчен мондый сертификация алуның зур дәрәҗә” икәнлеген билгеләп үтте. “Безнең комплекста мөселманнар һәм ислам үсеше өчен барлык шартлар да бар. Монда җыйнак кына мәчет урнашкан, без Рамазан аенда никах, исем кушу, ифтарлар үткәрәбез. Хәләл сертификациясе булган бистро эшли”, – дип аңлатып үтте Р.Абдрахманов.
Рәсми чыгышлардан соң җыелган халык ифтар кылды.
Чыганак: dumrt.ru