Бүген, 21 декабрь көнне, Казанның «Туган авылым» күңел ачу үзәгендә «Каз өмәсе» ярминкәсе үтә. Биредә каздан әзерләнгән фермер продукцияләре тәкъдим ителә.
Комплекс территориясендә татар халык уеннары оештырыла, төрле кулинар остаханәләр эшли. Шулай ук татар бренды киемнәрен дә сатып алырга мөмкин.