tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган илем – йөрәгемдә
Туган илем – йөрәгемдә

Туган илем – йөрәгемдә

Димитровград шәһәренең 2 нче мәктәбе филиалында “Туган илем – йөрәгемдә” 3 нче татар иҗат конкурсында җиңүче балаларның финал концерты узды.

“Хәзер инде традициягә кергән шәһәр конкурсына 1 нче урын алган балалар чакырулы иде. Алар бөек татар шагыйрьләренең Туган ил, Ватан, әниләр, табигать турындагы шигырьләрен рус, татар һәм инглиз телләрендә яңгыраттылар. Барлык малайлар һәм кызларга да бәйгенең логотибы һәм катнашучыларның рәсемнәре төшерелгән календарь һәм татлы күчтәнәч тапшырылды. Аннары милли тәм-томнар белән бергәләп чәй эчтек.

Татар халкының телен һәм мәдәниятен яратучы укытучыларга, ата-аналарга һәм балаларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Шулай ук конкурсны оештыруда ярдәмнәре өчен мәктәп администрациясе белән шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе президиумы әгъзаларына рәхмәт сүзләремне юллыйм”,- дип хәбәр итте ана теле укытучысы Венера Шагвалеева.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*