tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган тел бәйрәме
Туган тел бәйрәме

Туган тел бәйрәме

Димитровград шәhәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче татар мәктәбендә Туган тел бәйрәме гөрләп үтте.

Димитровград шәhәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче татар мәктәбе йортына да яшел келәм җәелгән кебек, ә тротуар буйлап тезелеп киткән кызыл лалә чәчәкләре тагын да матурлык өсти. Кунакларны каршы алгандай әкрен искән җилдә таҗлары селкенеп сәлам бирәләр сыман.

Мәктәп ишегалдында салмак кына татарча музыка яңгырый. Бүген биредә яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Туган тел” бәйрәме уза. Сөекле шагыйребез үзенең җырлары, шигырьләре, әкиятләре аркылы балаларны белемле булырга, табигатьне кадерләп сакларга өнди.

“Татар теле үзенең ягымлы яңгырашы белән күңелләрдә милли хисләр тудырып, тормыш авырлыкларына каршы торырга ярдәм итә. Автономиябез белән берлектә мәктәпне ачкан вакытта, әгәр уңышлы гына эшләп китә алсак, ишегалдына Г.Тукай бюстын куярбыз, дип уртак фикергә килгән идек. Һәм теләгебезгә ирештек. Мәктәп йортында hәйкәл пәйда булды. Шулай ук 2016 елда мәктәбебезгә Г.Тукай исеме бирелде”,- диде мәктәп директоры, Татарстанның һәм Ульяновск өлкәсенең атказанган мәгариф хезмәткәре Мөнирә Джумаева.

Ә Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, күп санлы китаплар авторы Гөлсинә Ханәфи, милләттәшләребезне бәйрәм белән котлап, мәктәп белән чиксез горурлануын белдерде hәм бай эчтәлекле матур шигырен яңгыратты.

“Шәhәребезнең өлкән яшьтәге кешеләре бу мәгариф учагының, чын мәгънәсендә, милли тәрбия үзәге булып, башка мәктәпләрдән аерылып торуына чиксез шатлана”,- диде хезмәт ветераны Мәрьям Хайбуллова.

“Туган тел” бәйрәменең максаты татулыкта милләткә хезмәт итүдән, Ватанны, татар телен саклап калып, баетып, шушы олы мирасны яшь буынга тапшырып калдырудан гыйбарәт. Без – Тукайлы халык. Ул – милли шигъриятне, халкыбызны бөеклеккә күтәрүче.

Бәйрәмнең азагында мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән бик матур концертны карадык. Очрашу татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Аннары Тукай hәйкәлен чәчәкләргә күмдек.

Бәйрәмне оештыручы – Татарстанның атказанган укытучысы Гүзәл Сәмигуллинага рәхмәтебез чиксез.

Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*