14, 15, 16 ноябрьдә Сахалиндагы “Туган тел” исемле татар мәдәни-укыту үзәге юбилее кысаларында бәйрәм концертлары үтәчәк. Аларны Казаннан килгән җырчы Руслан Хәсәнов бирәчәк.
Программа “Ашыкма вакыт” дип атала. Аны Южно-Сахалинск, Долинск, Невельск шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез килеп карый алачак.