Казанда үткән «Милләт җыены»на хөрмәтле кунак итеп чакырылган профессор, Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге директоры, ТР ФА мактаулы академигы, Россия фәннәр академиясенең тюркологлар комитеты әгъзасы Хәнисә Алишинага дәрәҗәле бүләк – «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.
«Төмән – тарихи ватаным, Казан – планетадагы барлык татарлар өчен рухи башкала», – ди үзе хөрмәтле галимә. Казан дәүләт университетында укыткан һәм аның җитәкчелегендә диссертация яклаган, тюрколог-тикшеренүче, филология фәннәре кандидаты, филология фәннәре докторы фәнни җитәкчесе Диләрә Тумашеваны гел җылы хисләр, горурлык, олы хөрмәт белән искә ала. Бүләк алу уңаеннан, соңгы еллардагы хезмәте, уңышлары турында сөйләвен сорагач та, Хәнисә Чәүдәт кызы сүзне Диләрә Гариф кызыннан башлады.
– Үткән елларга күз салып, сайлаган белгечлегемә тугрылыгымны зур ышаныч белән әйтә алам, Төмән өлкәсендә мәгариф һәм фән өлкәсендә 53 нче ел, Төмән дәүләт университетында 33 нче ел эшлим. Татарстанга фән, бүләкләүләр, ел саен конференцияләргә, форумнарга, съездларга чакырулар өчен рәхмәт белдерәм. Алар мине фәнни ялгызлык хисеннән коткара. Казанда мине фәннәр академиясенең мактаулы академигы итеп сайладылар, Язучылар берлеге сафларына алдылар. Юбилей уңаеннан һәм аннан соң мин өч медаль алдым. Гомумән алганда, Татарстан миңа 15 бүләк, шул исәптән 7 медаль тапшырды, моның өчен җитәкчеләргә зур рәхмәт.
Соңгы еллардагы хезмәтемә килгәндә, мин федераль дәүләт мәгариф учреждениесендә эшлим. Төмән дәүләт университетының төрки телләр кафедрасы профессоры һәм үзәге директоры буларак, Россия телләре белән бәйле тикшеренү эшләре алып барам.
Мөмкинлектән файдаланып, Минтимер Шәймиевка, Рөстәм Миңнехановка, Ринат Закировка, Илсур Һадиуллинга, Ирада Әюповага, Ркаил Зәйдуллинга, Мәгъзүм Сәлаховка зур рәхмәт әйтер идем.
Берничә ел дәвамында Кырым федераль университетының дәүләт имтихан комиссиясе рәисе булдым, Симферопольгә барып, студентлардан, аспирантлардан имтиханнар кабул иттем, комиссия әгъзалары белән бергә чыгарылыш квалификация эшләрен яклауны тыңладык. Бу зур җаваплы эш тәмамлангач, РФ югары белем һәм фән министрлыгы мине төрки-монгол тел бәйләнешләре проблемасы буенча фәнни коллективка кертте. Проект Элиста, Санкт-Петербург, Новосибирск, Якутск, Абакан һәм Төмәннең эре төрки һәм монгол гыйлеме өйрәнүче үзәкләрдән ун әйдәп баручы белгечнең тырышлыгын берләштерде, бу хәзерге төрки һәм монгол фәненең иң мөһим казанышларына таянырга мөмкинлек бирде. Хәзерге вакытта без Новосибирскида «Төрки һәм монгол телләрендә традицион терлекчелек лексикасы: чагыштырма аспект» дигән күмәк монографияне бастырып чыгардык.
Соңгы өч елда минем журналларда һәм конференцияләр җыентыкларында 35 фәнни мәкаләм басылып чыкты.
Минем фәнни белгечлегем – «10.02.06. Төрки телләр». Бу төрки халыклар сөйләшә торган якын туган телләр гаиләсе. Барлыгы дөньяда 35 тере төрки тел бар, аларда 100 миллионга якын кеше сөйләшә.
2021 елдан башлап «Балкан, Анатолия, Кавказ, Төркестан төрки халыкларының сәнгате, мәдәнияте, тарихы, фольклоры» Халыкара конгрессында даими катнашам. Даими рәвештә Россия фәннәр академиясенең тел белеме институты директоры профессор Андрей Кибриктан тел белеме институтында тел сәясәте буенча дискуссия-аналитика клубының онлайн-утырышларында катнашу өчен чакырулар алам.
Педагог һөнәре иҗтимагый-файдалы эшчәнлек алып баруны күздә тота. Гомер буе иҗтимагый эш белән шөгыльләнәм, кайчандыр «Междуреченский» совхозының комсомол түгәрәге пропагандисты вазифасыннан башлаган идем. Хәзерге вакытта мин – Россия профессорлар җыелышы, ТР язучылар, РФ журналистлар берлеге, «Российская тюркология» журналы редколлегиясе, «Татарский мир» федераль газетасы советы, Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасы әгъзасы, Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе советының мәгариф һәм фән комиссиясе рәисе, Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаменты каршындагы иҗтимагый совет, Россия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлеге әгъзасы, РФ Дәүләт, Төмән өлкә Думасы депутатлары ярдәмчесе. Минем өчен болар бырысы да җитди вазифалар, мин аларны көчемнән килгәнчә башкарырга тырышам.
Хәнисә Алишина башкарган фидакарь эшләр даими рәвештә бәяләнеп тора. Быел гына иҗтимагый палата җитәкчесе Геннадий Чеботарев һәм Россия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Евгений Воробьев аңа МХО өчен гуманитар ярдәм җыю һәм Төмән өлкәсенең Вагай районында су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерәләр. Актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Эрнест Вәлеев имзасы белән РФ Дәүләт Думасының Рәхмәт хатын алуга ирешә.
Хәнисә Чәүдәт кызы һәрвакыт киләчәкне күздә тотып эш планын төзи. Бу планда остазы Диләрә Тумашева һәм якташ язучыбыз Якуб Зәнкиев юбилее да аерым билгеләнеп куйган инде.
Тагын да «В Контакте» социаль челтәрендә «Ханиса Алишина» аккаунты белән таныш кешеләр аның даими рәвештә постлар куеп баруын һәм аларның эчтәлекле, файдалы, кирәкле булуын күрәләрдер. «Заманча медиакоммуникацияләр мәгълүмати киңлектә минем эшемнең файдалы гамәл коэффициентын арттырырга мөмкинлек бирә. Социаль челтәрләр миңа укучыларым, аларның әти-әниләре, Россиянең төрле шәһәрләреннән галимнәр һәм хезмәттәшләрем белән элемтәдә торырга ярдәм итә. Социаль челтәрләрдә иҗтимагый эш нәтиҗәсендә мин туган халкым белән аралашам, кешеләрдән кире элемтә, яхшы җаваплар һәм бәяләмәләр алам, – ди ул үзе. – Минем электрон язмаларның зур проценты танылган шәхесләргә кагыла. Алар һәм күренекле татарлар турында материалларны мин күптән җыям, бу эшне мин «Татар тарихы йөзләрдә» проекты буларак алып барам». Әйе, газета укучыларыбызга «Күренекле татарлар» китабы яхшы таныш. Аны булдыруда «Яңарыш»ның да өлеше бар. Газетабызда китаптан өзекләр бирелеп барды. Ә бу эш даими алып барыла икән. Хәнисә Чәүдәт кызы инде киләчәк энциклопедия өчен махсус анкета булдырган. Яңа китапта өлкәбезнең 500 күренекле татарның исемнәре чагылыш табачак.
Дәрәҗәле бүләк алуыгыз һәм һөнәри бәйрәмегез белән ихластан тәбриклибез, Хәнисә ханым. Сез күрсәткән эшне ил онытмас.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.