И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле,
Дөньяда күп нәрсә белдем син, туган тел, аркылы!
Габдулла Тукай.
21 февраль – Халыкара тел көнендә Николаевка районы Әхмәтле авылы китапханәсендә бик матур чара – “Туган телем – иркә гөлем” дип аталган әдәби-музыкаль сәгать үткәрелде.
Алып баручы – китапханә мөдире Зәйтүнә Зубареваның бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен сәнгатьле итеп укуы белән башланып киткән әдәби-музыкаль чара күңелле дә, бай эчтәлекле дә булды. Ул Халыкара туган тел көненең ни өчен нәкъ менә 21 февральдә уздырыла башлавы, аның 25 ел буе (1999 елдан бирле) бөтен тарафларда киң күләмдә үткәрелеп килүе турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде.
Әлеге кичәгә Татар Сайманы авылында яшәп иҗат итүче язучы һәм краевед, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Мәүлет Саюков hәм Николаевка районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Төкфәт Биктимиров чакырулы иде.
Төкфәт Биктимиров үзенен чыгышын шигърият сөючеләрне бәйрәм белән котлаудан башлады.
“Милләтне тел саклый. Дин hәм тел кирәк, диләр. Ислам динен йөзләгән милләт вәкилләре үз итә, сез моны барыгыз да яхшы беләсез. Ә татар теле – ул бары тик татарларныкы, безнеке генә. Татар телен без кадерләп сакламасак, аны кем сакласын?! Туган телебез булмаса, җыр да, театр да булмый. Ана телен белү – зур белем, олы байлык ул. Төрле милләтләр үзара дус-тату, аңлашып яшәргә тиеш. Бер генә кешенең дә башка милләт кешесенә кимсетеп карарга хакы юк”,- диде Төкфәт Биктимиров.
Аннары мәктәп укучылары Илнас Сәитов белән Азалия Солтанова татар телендә шигырьләр сөйләделәр. Мәрьям Кәримова патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең “Җырларым“ дигән шигырен яңгыратты. Ә Сания Муськина “Туган як” җырын башкарды.
Танылган шагыйрь һәм мөгаллим Мәүлет Саюковның чыгышы барыбызның да игътибарын җәлеп итте.
“Безнең татар әдәбияты – намуслы әдәбият, ул татар дөньясын киңәйтеп тора”,- диде ул hәм яңа гына табадан төшкән шигырьләрен укыды. Очрашуда катнашучылар аны бөтен күңелләрен биреп тыңладылар.
Кичәбез “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.
Бу кичә, чын мәгънәсендә, hәркемнең үз милләтенә hәм туган теленә карата ихтирам хисен, аларны зурлау, олылау тойгыларын көчәйтте. Күңелләрдә озак сакланачак чараны оештырган өчен китапханә хезмәткәренә рәхмәт әйттеләр.
Зәйтүнә ЗУБАРЕВА,
Әхмәтле авылы китапханәсе мөдире.
Чыганак: emet73.ru