Шушы исем астында Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе “Ак калфак” оешмасы, мөселман-мәдәни үзәге белән берлектә Туган тел көненә багышланган интеллектуаль уен уздырды.
Уенда 5 команда-гаилә катнашты. 7 этапта уенчылар русчадан татарчага тәрҗемә ясадылар, мәкаль-әйтемнәр төзеләр, татар язучыларын танып әйттеләр, озын сүздән кыска сүзләр табып яздылар, татар халык җырларының көен тыңлап, исемнәрен атадылар.
Татар телен иң камил белүче гаиләләр – Мурадимовлар һәм Шагабеевлар гаиләсе булды. Алар уенның җиңүчеләре исеменә лаек булдылар. Зур рәхмәтебезне барлык катнашучыларга , шул исәптән Гарифуллиннар, Нуретдиновлар, Гатауллиннар гаиләләренә дә җиткерәбез.
Шулай ук бу көнне мөселман-мәдәни үзәгендә Болгар халкының тарихына багышланган музей бүлмәсен ачу тантанасы да узды. Музейны оештыруга Мансура Шакир кызы Фәхретдинова, Фәния Нәҗип кызы Руднева зур көч куйган.
Чыганак: Автономия татар l Можга