Ямьле апрель ае. Язның иң матур көннәре. Бакчаларда җимеш агачлары ап-ак чәчәккә күмелгән. Агачларга кунган кошларның моңлы тавышына кушылып, татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры салмак кына яңгырый.
Апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән ай. Зур Чирекле авылының мәдәният һәм ял итү үзәгендә яраткан шагыйребез иҗатына багышланган “Туган телем – Тукай теле” дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Әлеге кичәгә хөрмәтле кунаклар – Татар Сайманы авылында яшәп иҗат итүче шагыйрь һәм язучы, Татарстан Язучылар берлегенең Почетлы әгъзасы Мәүлет Кәрим улы Саюков һәм Николаевка районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Төкфәт Кәбир улы Биктимиров чакырылган иде. Шулай ук авыл администрациясе хезмәткәре Кадрия Дамир кызы Нугайбекова, мәктәбебезнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Халык мәгәрифе отличнигы Нәсиха Рафат кызы Ягудина, Никулино авылы китапханәсе мөдире Асия Ризван кызы Салькина, авылыбызның төрле тармакларында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары Зәйтүнә Нәсибулла кызы Абушаева, Наилә Юнес кызы Бирюкова, Мияссә Хамзә кызы Нугайбекова, Нәсиха Абдурахман кызы Юсупова һәм мәктәп укучылары катнашты.
Китапханә мөдире Гөлнур Айсә кызы Бирюкова кунакларны матур итеп сәламләп, елмаеп, ачык йөз белән каршы алды.
Кичәнең хөрмәтле кунагы Төкфәт Кәбир улы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган очрашуларның ел саен зур бәйрәмгә әверелүен билгеләп үтте.
“Сөекле шагыйребез безгә бай рухи һәм әдәби мирас калдырды. Ул кыска гына гомере эчендә бик күп шигырьләр, поэмалар, әкиятләр иҗат итәргә өлгергән. Татар телен саклап калып, шушы мирасны яшь буынга тапшырырга кирәк. Татар булуыбыз белән горурланып яшик! Кеше Туган илен яратсын өчен үзенең туган телен, тарихын һәм мәдәниятен яхшы белергә тиеш. Телне саклау – ул милләтне саклап калуның бер юлы”, – диде Төкфәт Кәбир улы.
“Әгәр телебез юкка чыкмасын дисәк, гаиләдә ата-аналар балалары белән үзебезнең ана телендә сөйләшергә тиеш. Телебезне бары тик шулай гына саклап кала алабыз”, – диде Нәсиха Рафат кызы.
Татарстан Язучылар берлегенең Почетлы әгъзасы, күп китаплар авторы Мәүлет Кәрим улы халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты, тормыш юлы турында мавыктыргыч итеп сөйләде һәм әбисеннән ишеткән истәлекләре белән бүлеште. Аннары матур, бай эчтәлекле шигырьләрен яңгыратты һәм авылыбызга чиксез соклануын белдерде.
Нәсиха Рафат кызының сәләтле укучылары үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Алар Габдулла Тукайның “Туган авыл”, “Кызыклы шәкерт”, “Акбай” һәм башка шигырьләрен сөйләделәр.
Истәлекле очрашуыбыз Г.Тукайның “Туган тел”ен күмәкләшеп җырлау белән тәмамланды. Китапханә мөдире Гөлнур Айсә кызы барча кунакларга да рәхмәт белдерде.
Халимә РАМАЗАНОВА,
Зур Чирекле авылы.
Чыганак: emet73.ru